news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Унтугыз яшендә ике кызны һәм бер хатынны үтергән кешене унбиш елдан соң тотканнар

Экспертлар мәетнең тырнак астындагы биоматериал буенча җинаятьченең эзенә төшкән.

news_top
Унтугыз яшендә ике кызны һәм бер хатынны үтергән кешене унбиш елдан соң тотканнар
https://pixabay.com/

Мәскәүдә унбиш ел элек өч кешене үтерүдә шикләнелүче кешене тотканнар. 35 яшьлек ир-ат гаебен таныган. Ул бу җинаятен көнчелек аркасында кылуын сөйләгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Юлия Ивановага сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

2005 елда 19 яшьлек бу егет Клязменский урамында фатир хуҗаларына ташлана. Җинаятьче хуҗабикәне, аның 17 яшьлек кызын һәм аның дус кызын пычак белән кискәләп диярлек бетерә. Мәрхүмәләрнең берсе җинаятьчене тырный. Экспертлар мәетнең тырнак астындагы кисәкләрдән җинаятьченең генотибын ачыклый.

Башта оперативниклар мәрхүмә кызларның дус егетен тоткарлый. Ләкин аның гаепсез булуы раслана һәм аны җибәрәләр.

Генетик экспертизалар уздыра торгач, чын җинаятьченең эзенә төшәләр. Бу ир-ат гаебен таный, көнчелектән котыруын әйтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар