news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Унсигезенче каттагы балконнан егылган ир-ат 10 яшьлек кыз өстенә килеп төшкән

Баланың аягы сынган, ир-ат үзе үлгән.

news_top
Унсигезенче каттагы балконнан егылган ир-ат 10 яшьлек кыз өстенә килеп төшкән

Санкт-Петербургта 46 яшьлек ир-ат 18 нче каттагы балконнан егылган һәм йорт яныннан узып бара торган 10 яшьлек бала өстенә төшкән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига иртәнге унынчы яртылар тирәсендә була. Бу вакытта кыз бала анасы белән бара. 

Егылып төшкән ир-ат урында ук үлә, кыз баланың аягы сына. Аны хастаханәгә салганнар.

Якынча белешмә буенча, мәрхүм ир-атның эштә борчулары була. Фаҗига килеп чыккан көнне ул психиатрга барырга язылган. Иртән аңа хуҗасы шалтыраткан һәм ир-ат телефоннан сөйләшү өчен балконга чыккан булган, дип яза «Фонтанка».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар