Унсигез яшьлек комбайнчы Ислам Хуҗин: «Дус малайларны да комбайнда эшләргә күндердем»
Комбайнчы Ислам Хуҗин дүртенче ел рәттән «Нәүрүз» ширкәтендә урып-җыю кампаниясендә катнаша. Өч ел комбайнчы ярдәмчесе буларак эш серләренә өйрәнсә, быел үзе – төп комбайнчы.
Уракның беренче көненнән үк иң күп ашлык суктырып беренчелекне үз кулына алган Ислам Хуҗин бүгенгә кадәр шул югарылыкны саклап килә. Алай гына да түгел, быел ул, иң күп күләмдә ашлык җыеп алып, районда рекорд кую хыялы белән яна, дип яза «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы.
Бабам иңләгән кырлар
Ислам – Көчек авылының заманында иң данлыклы комбайнчысы булган Дамир Хуҗин оныгы. Ә Дамир абый – районда гына түгел, 1986 елда республика буенча иң күп ашлык суктырып беренче урын алган җир улы. Шул елны аңа III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены тапшырылган. Ул үз улларында да җиргә мәхәббәт тәрбияли алган. Илназ, Илһам, Нияз мәктәпкә укырга кергәнче үк комбайнда әтиләренең ярдәмчеләре булып эшлиләр. Төп комбайнчы булып эшләгәндә Нияз районда 10 ел беренчелекне үз кулында тота. 2011 елда 19 яшендә 3120 тонна ашлык суктырып, район күләмендә рекорд куя. Шул елны 27 мең сум премия белән бүләкләнә. Төп эш урыны башка өлкәдә булса да, Илназ да, һәр елны урак чорында ял алып, туган районы кырларын иңли. Ул да, әтисе кебек, 4т улын техника серләренә өйрәтә. 18 яшьлек Ислам, 17 яшьлек Илсаф – аның уң куллары. Фәрхад белән Каюм әле кечкенәрәк булсалар да, әтиләре һәм абыйлары янына басуга баруны түземсезлек белән көтеп алалар.
– Әткәйнең оныкларының үз эшен дәвам итүен күрә алмавы бик кызганыч. 56 яшендә югалттык без аны. Искә алмаган бер көнебез дә юк. Әткәй исән булса, болай эшләр, безне «шулай эшләгез» дип өйрәтер иде, дип уйлыйбыз, – ди Илназ.
Исламның да комбайнчы булып китүендә нәкъ менә бабасының үз араларыннан иртә китүе – төп сәбәпнең берсе, ди.
– Бабай вафат булганда, миңа әле 10 яшь кенә иде. Әмма аның янына басуга йөгереп барганымны, бабамның көчле куллары белән мине күтәреп алуын, комбайнда аның янәшәсенә утырып йөргәнемне, мине өйрәткәннәрен бүгенгедәй хәтерлим, – ди Ислам.
Бабасы вафатыннан соң, Ислам үзенә аның эшен дәвам итәргә сүз бирә. Менә ул, Хуҗиннар нәселе дәвамчысы буларак, басу-кырларны иңли бүген. 2007 елдан бабасы, аннан абыйсы Нияз иярләгән «Нью Холланд» комбайнында эшләү – үзе зур горурлык, ди.
Бернәрсә дә комачауламаска тиеш
Яшь комбайнчы бөртеклеләр суктырганда, без дә аның янәшәсенә утырып, җәйрәп яткан игеннәргә хозурландык.
– Яратам җир эшен. Урак вакытын – бигрәк тә. Башаклары тулышып, башларын түбән игән ашлыкны суктыру – әйтеп бирә алмаслык рәхәтлек ул. Быел язын туфрак та эшкәрттем. «Нью Холланд» тракторында эшләү зур тәҗрибә булды. Ә бүген үзем эшкәрткән туфракта үскән бөртекләрне җыям. Бабайлар әйтмешли, маңгай тире тамган гәрәбәдәй алтын бөртекләрне, – ди Ислам.
Әнә ул, үзе сөйли, ә үзенең бар игътибары тәрәзә аша комбайн ургычына юнәлгән.
– Күрәсезме, комбайн 7 метр киңлектә ашлык суктырып бара. Алда – иген диңгезе, ә артта салам гына чәчелеп кала. Бөртекләр шыбыр-шыбыр бункерга коела, – ди яшь комбайнчы, горурланып.
Чүплерәк басуларда аеруча зур игътибар кирәклегенә дә басым ясый ул.
– Чүп тыгылса, комбайн сафтан чыгарга мөмкин. Эссе көннәр бер яктан бик яхшы – ашлык коры, әмма комбайнның двигателе нык кыза. Шуңа күрә, һава температурасы югары булганда, тизлекне 5-7 км/сәгатьтән арттырмадык. Бик кызганда, комбайнны туктатып торган чаклар да булды, – ди Ислам.
Ә күрсәткечләр үтәкүренмәле. Бункерга никадәр бөртек коелганы да, күпме ягулык калганы да күренә. 30-35 градуста кондиционер эшләү – иң рәхәте булды, ди яшь комбайнчы.
– 2 көн кондиционер ватылып торган иде. Кабинада эссегә чыдарлык булмады, иртәдән кичкә кадәр тир акты. Менә шул чакта бабайны искә алдым да инде. Элеккеге комбайннарда ничек эшләделәр икән алар?! – ди егет.
Яшь комбайнчы һәр бункер ашлыкны язып та бара. Әнә, иң күп бөртеклеләрне 10 августта суктырган. Бер бункерга 7 тонна ашлык сыйса, бу көнне аның күрсәткече 121 тонна булган. Ә болай уртача көн саен 12-14 бункер бөртеклеләр суктырып баралар.
Ислам бу кызу чорда телефоннан, дусларыннан, хәтта яраткан кызыннан да аерылып тора. Беренче урында – эш. Телефоннан эш буенча шалтыратсалар гына сөйләшә, Интернетка төшке аш вакытында һәм төнлә йокларга яткач кына керә, ә сөйгәне белән шимбә-якшәмбе көннәрдә генә очраша ала.
– Эшкә бернәрсә дә комачауламаска тиеш, – ди ул. – Бөтен игътибар – кырда һәм комбайнда. Хәтта музыканы да ишетелер-ишетелмәс кенә итеп уйнатам. Кайчакта бөтенләй сүндереп тә куям.
Бер команда булып эшлибез
«Комбайнчылар үзара дус эшлиләрме?» Әлеге сорауга җавап биргәнче, Ислам елмаеп куйды:
– Төрле чаклар була. Киңәшләшәбез дә, әйткәләшәбез дә. Кайбер хәйләкәррәкләре бункерны тутырмый гына бушатырга бара икән, андыйларның «койрык»ларына басабыз. Ә ватылып киткән очракларда, әлбәттә, бер-беребезгә булышырга тырышабыз, – ди ул.
Быел берничә яшьтәшенә эшкә урнашырга да этәргеч ясаган.
– Авылда туып-үскәннәрнең дә каникул вакытында өйдә ятуларын аңламыйм. Көчләре ташып тора, башлары эшли. Бары теләк кенә кирәк бит инде. Быел «Нәүрүз» ширкәтенә комбайнчылар кирәк» дигәч, дус малайларны да күндердем. Ярый әле әйткәнсең, дип сөенә-сөенә эшлиләр, – ди Ислам.
Эшләгән акча – укырга түләргә
Исламның ярдәмчесе – әтисе Илназ. «Әти чит ил техникасының бар нечкәлекләрен белә. Терәк тә, киңәшче дә ул», – ди. Энесе Илсаф та каникул вакытында гел алар белән бергә эшләгән. Өйдә әниләре Зөлфинә комбайнчыларның басудан кайтуларын көн саен тәмле ризыклар пешереп көтеп ала. Ял көннәрендә, түзмичә, басуга да юл ала.
– Тиз генә берәр ризык әзерлим дә, кечкенә малайларны алып, машинада басуга җилдерәм. Имин генә эшләсәләр ярар иде, дип, гел теләп торам. Иртән хуҗалыктагы малларны карап китсәләр дә, кичен ашарга үзем салам. Алҗып кайталар бит, – ди ул.
Басуга әниләре һәм энеләре килү бер бәйрәмгә әйләнә. Кыр уртасында тиз генә табын корыла. Ә менә ашарга чиратлап утыралар. Чөнки комбайнны туктатырга ярамый!
Ислам – Ижауда нефтьче һөнәренә, Илсаф Казанда эчке эшләр органы хезмәткәре булырга укый. Урып-җыю чорында эшләгән акчаларын укырга түлиләр, кирәк-яраклар алырга тоталар. Ислам машина алу турында да хыяллана.
– Быел район күләмендә рекорд кую – иң зур теләгем. Бүгенгә без 2350 тонна ашлык суктырдык. Урып-җыю эшләре әле дәвам итә. Бәлки, Нияз абый суккан 3120 тонна күрсәткечне куып тота алырбыз, – ди ул.
– Тагын бер хыялым: үземнең дә улларым тугач, аларны, җитәкләп, шушы басуларга алып килү, аларны да кечкенәдән җир эшенә өйрәтеп үстерү. Чөнки комбайнчы Хуҗиннар династиясе дәвам итәргә тиеш, – дип сүзен йомгаклый ул.