Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Унсигез яшьлек футболчы матч вакытында үлгән

Егетнең баш миенә кан сауган дип фаразлыйлар.

news_top_970_100
Унсигез яшьлек футболчы матч вакытында үлгән

Мәскәү өлкәсендәге Орехово-Зуева шәһәрендә «Знамя труда» командасы футболчысы Никита Сидоров икенче тайм вакытында уенга чыга. Биш минуттан аңын югалтып егыла һәм үлә.

Уенчы янына табибны чакыралар. Уенны карап утырган әтисе дә йөгереп килә. Реанимобиль дә чакыралар. Ярты сәгать буе егеткә җан кертү өчен тырышалар, әмма табибларның тырышлыгы нәтиҗәсез кала, дип хәбәр итә «360» телеканалы.

Егетнең ни өчен үлгәне билгеле түгел. Аның баш миенә кан сауган дип фаразлыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100