Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Унсигез яшендә мәдәният йорты директоры булган Айдар: «Хезмәт хакын тигез түләү ачкыч тотып йөрүчеләр санын арттыра»

Шундый кешеләр була: аларның үз милләтен яратулары әллә каян беленә. Андыйларны күргәч, шул милләт өчен горурлану һәм сөенү тоясың. 18 яшьтә мәдәният йорты директоры булган Айдар Газизуллин шундыйлардан.

news_top_970_100
Унсигез яшендә мәдәният йорты директоры булган Айдар: «Хезмәт хакын тигез түләү ачкыч тотып йөрүчеләр санын арттыра»

«Шәһәрдән ким яшәмибез»

- Айдар, гадәттә 18 яшьтә мәктәпне бетерәләр, ә син мәдәният йорты директоры булгансың...

- Татарстанның иң төзек һәм зур авылларының берсе - Әлмәт районы Габдрахман авылы мәдәният йортын җитәклим. Бу эшкә бик теләп алындым. Кечкенәдән мәдәнияткә гашыйк бала булгач, эшләү рәхәт, ләкин катлаулы яклар да бар. Аңа карамастан, авырлыкларны читкә куеп, мәдәниятны үстерергә тырышабыз. 18 яшьтә җитәкче булу куркытты, соңрак ияләштем.

Әлмәт музыка көллиятенең 4 курсында укыганда Габдрахман мәдәният йортында эшли башладым. Соңрак клубка яңа җитәкче билгеләргә булдылар. Җитәкче урынына яшь кеше кирәк иде. Әлмәт буенча бик күп белгечләр каралды. Җиде буынга кадәр тикшереп, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән мине сайладылар.

- Хәзер яшьләр шәһәргә кача, ә син тормышыңны авыл белән бәйләгәнсең. Сине авылга нәрсә тарта?

- Беренче чиратта, яраткан эшем. Икенчедән, туган як булуы, якыннарымның шунда яшәве тарта. Шунысы да бар: без шәһәрдән бер дә ким яшәмибез. Хәтта кайбер шәһәр яшьләре көнләшерлек шартлар бездә. Габдрахманнан яшьләр Казанга китә китүен, белемне башкалада алабыз бит. Әмма кире кайтучылар шактый. Чөнки авылдагы бар нәрсә яшьләр өчен.

- Киләчәктә авылда калам дип әйтә аласыңмы соң?

- Әйе, әлбәттә. Хәзер мин Әлмәттән килеп эшлим. Хыялым: авылда нигез булдырып, шунда яшәү.

- Мәктәп бетсә, авыл бетә диләр. Кибет бетсә, авыл бетә диючеләр бар. Клуб булмаган авыл яши алмый диючеләр дә бар. Барысы да мөһимдер, ә шулай да иң кирәге кайсы?

- Барлык оешмаларның да авыл тормышында үз урыны. Безгә хәзер аларның һәркайсын саклап калырга, булмаса, булдырырга кирәк. Мәктәп, кибет, клуб гөрләп торса гына авыл яшәр, яшьләр авылда калыр.

Үзем клубта эшләгәч, әлбәттә, мәдәният йортларының авыл өчен бигрәк тә кирәк булуын әйтә алам. Мәдәният йорты – авылның йөрәге. Клуб хезмәткәрләре рухи азык өләшә. Ә күңел күтәренкелеге, күңел тынычлыгы кайвакыт бар нәрсәдән дә мөһимрәк.

«Энем, син әле яшь, диделәр»

- Сине инде хәзер тәҗрибәле җитәкче дияргә була. Бу вазифада 5 ел эшлисең. Һәр эшнең үз авырлыклары була. Син нинди авырлыклар белән очраштың?

- Җитәкче кеше беренче чиратта бинадагы проблемаларны хәл итәргә тиеш. Иң зур авырлык - мәдәният йортының хуҗалык ягы. Торба да тишелми тормый, әле бер, әле икенче бүлмәгә ремонт кирәк. Аларны эшләү өчен спонсор табу да минем өстә.

Әлбәттә, документация эшләре дә җиңел түгел. Ләкин мин документ эшеннән курыкмыйм. Минем ул системага салынган.

Шундый фикер белән яшим: яхшы мөмкинлекләр булганда, җитәкчелек ярдәм итеп торганда авылда яшьләр калачак. Хәзерге көнгә кадәр яхшы кешеләрнең ярдәмен тоеп торам.

- Шулай да: «Энем, син әле бик яшь», - дип әйтүчеләр булмый калмагандыр?

- Әйтергә онытып торам, әйе, бик дөрес билгеләдең. Беренче мәлдә булды андый хәлләр. «Син әле бик яшь», «Нәрсә беләсең соң син?» кебек сүзләрне ишеттем. Берсенә дә каршы эндәшмәдем. Өч кеше, исемнәре белән атый алам, минем белән исәнләшми иде. Бары тик ике ел узгач кына алар минем белән исәнләшә башлады. Шуннан чыгып булса да үземне дөрес юлда дип уйлыйм.

- Хуҗалык эшләре һәм документация белән иҗатка вакыт каламы соң? Алар иҗатны күмеп китмиме?

- Әйтеп киткәнемчә, мәдәният йорты - авылның йөрәге. Ул бар яклап каралган булырга тиеш. Хуҗалык һәм документация эшләрен иҗат белән бергә алып барсаң гына нәтиҗәгә ирешеп була. Тик беренче урында иҗат булырга тиеш. Мин үзем эшнең беренче көненнән үк сәхнәдә. Үзе иҗат дип янмаса, кеше башкаларны иҗатка тарта алмый.

Безнең авылда мәдәни тормыш ничектер хобби кебек бара. Ә кайвакыт авылдашлар клубка эшкә йөргән кебек йөри. Мәсәлән, берәр авылга концерт белән барып, иртәнге якта гына кире кайтабыз. Икенче көнне район Сабан туенда чыгыш ясыйсы. Соң кайтуга карамастан, иртәнге тугызда килеп тә баса безнекеләр.

- Синең социаль челтәрләрдә үз блогларың бар. Коллегаларың алай актив түгел кебек. Ни сәбәпле алып барасың? Нинди файдасы бар?

- Әйе, чыннан да Интернетта актив эш алып барабыз. Интернет - хәзерге көндә бик көчле корал. Социаль челтәрләр аша үзебезнең эшебезне күрсәтәбез, тамашачылар белән элемтәдә торабыз. Чит төбәкләрдә иҗат итүче коллегаларыбызның да эшләре, көнкүрешләре белән даими танышып торабыз һәм аларда уңышлы узган кызыклы чараларны үзебездә дә оештырабыз. Инстаграмда үзебезнең битебез булу бик яхшы реклама чарасы да булып тора. Барлык яңалыклар белән авыл халкы гына түгел, бөтен дөнья танышып бара ала. Мин интернетның минусларын күрмим.

«Хезмәт хакын тигез түләү ачкыч тотып йөрүчеләрнең санын арттыра»

- Сезнең авыл мәдәниятын булдыручылар кемнәр соң: яшьләрме, олылармы?

- Мин барысын да атый алам. Яшьләрнең үз урыны, олыларны да игътибарсыз калдырмыйбыз. Бездә ул бергә бара...

- Сезнең клубка яшьләр йөри, димәк?

- Әйе.

- Ә яшьләр өчен нәрсәләр эшлисез?

- Яшьләргә спорт ягыннан мөмкинлекләр зур. Ярышларга, фестивальләргә алып бару аларны илһамландыра. Мәдәният йортында алар өчен 21 түгәрәк эшли. Яшьләр концертлары да уздырабыз.

- Ничә яшьтәгеләр өчен болар?

- 20 яшьтән 35кә кадәр дип әйтик. 1510 кешеле авылыбызда 555 хуҗалык. Мәдәният йортына даими рәвештә 200дән артык кеше йөри. Клуб 350 кешегә исәпләнгән. Әмма һәр тамашаны басып караучылар да бар.

- Элек-электән һәр авылда булган матур традиция - дискотекалар уздырмыйсызмыни?

- Дискотекалар уздырабыз. Хәзерге көндә аларны югарырак дәрәҗәгә чыгару буенча эш алып барабыз. Күпчелек авылларда дискотекалар клубның фойесында үткәрелә. Мин моның белән килешмим. Фойеның мәдәният йортында үз урыны бар. Без дискотекаларны спорт залында уздырабыз. 

Габдрахманда күптән түгел спорт комплексы ачылды. Тиздән спорт залындагы җиһазларны шул спорт комплексына күчереп, спорт залы урынында дискотека бүлмәсе ясарга планнарыбыз бар. Моны эшләп чыга алсак, күрше авыллардагы яшьләр дә яхшы дискотекалы була дигән сүз.

- Мәдәният йорты җитәкчесе буларак син тагын нәрсәләр эшләр идең, әмма эшли алмыйсың?

- Без бит технологияләр заманында яшибез. Мәдәният йортларын шул яктан камилләштерергә кирәк. Заманча җиһазлар тагын да күбрәк кешеләрне җәлеп итәр иде. Безнең мәдәният йорты турында сөйләшкәндә, робототехника түгәрәге өчен махсус кабинет булса яхшы булыр иде. 

Ә болай ниндидер зур проблемалар күрмим. Җитешмәгән яклар бар. Әмма без аларны хәл итеп барабыз.

- Клуб җитәкчеләрен «клубны ача да, яба гына, шуңа акча ала» дип тәнкыйтьләүчеләр күп. Мәсәлән, әле яңа гына бер район советында шул сүзне район башлыгы үзе әйтте – димәк, бу сүзләрдә хаклык бардыр. Бу нәрсә белән бәйле? Яхшы эшләүчеләргә стимул юктыр, бәлки?

- Әйе, бу очракта стимул мөһим роль уйный. Шулай ук күпчелек клуб җитәкчеләренең олы яшьтә булуы да үзен сиздерәдер. Яшь белгечләрне авылга эшкә кайтарырга кирәк.

Стимул дигәннән, үз эшләрен тиешле дәрәҗәдә алып баручы мәдәният хезмәткәрләрен вакытында бәяләп, ярдәм итеп торсалар да яхшы якка үзгәреш булыр иде. Тырышып эш алып баручы мәдәният хезмәткәре белән, ачкыч тотып йөрүче хезмәткәрнең хезмәт хакы бер. «Хезмәтенә күрә хөрмәте» дип рейтинг төзергә, анализ ясарга кирәктер. Хезмәт хакын тигез түләү ачкыч тотып йөрүчеләр санын арттыра.

- Хәзерге көндә мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакы канәгатьләнерлекме соң?

- Безнең мәдәният йортында 8 кеше эшли. Башка клублардан аермалы буларак, директор һәм сәнгать җитәкчесеннән кала, безнең үзебезнең балетмейстер һәм хормейстер бар. Әлеге өстәмә ике штат булу безнең эшебезне тагын да нәтиҗәле һәм җиңел итә. Шушы ук кешеләр балалар өчен түгәрәкләрне дә алып бара.

Хезмәт хакына килгәндә, мәдәният хезмәткәрләре күп алмый инде. Мин үзем эшемне яратканга канәгатьтер. Тагын бераз арттырсалар, бер дә каршы булмас идек, әлбәттә.

«Элвин Грейның иҗат юлы бездә башланды»

- Габдрахман исеме күп җырчыларның афишаларында күренә. Сезгә артистлар да еш килә, шулай бит?

- Әйе, авыл җирлеге булуына карамастан, артистлар бездә еш кунак була. Элвин Грейның Татарстандагы иҗат юлы бездә башланды дисәм ялгыш булмас. Беренче концертларын ул безнең авылда куйды. Мин моны һәрвакыт горурлык белән сөйлим.

Тагын Хәния апа Фәрхине әйтеп китәр идем. Ул да Габдрахманга бик яратып килә иде. Соңгы килүендә: «Яңа проект белән киләм әле», - дип китте. Урыны оҗмахта булсын, бик сагынабыз. Аның киңәшләре һәм фикерләре безнең мәдәният йорты өчен үтемле булды.

Артистлар безнең авылга концерт белән генә килми, безнең проектларда да катнаша. Мәсәлән, «Моңлы Габдрахман» проектында. Без авыл үзэшченнәрен Казан артистлары белән бер сәхнәдә җырлатабыз. Ягъни үзэшчәннәр белән профессионаллар бергә концерт куя. Артистлар остаханәләр уздыра, киңәшләр бирә. Зәйнәб-Зөфәр, Булат Нигъмәтуллин, Вил Усманов бу проектыбызда бик теләп катнашалар. Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов та бездә еш кунакта булалар.

- Кайбер авылларга артистлар айга түгел, елга бер дә килми...

- Артистлар авылга кайтып концерт куйсын өчен мәдәният йорты җитәкчесе эшләргә тиеш. Ул артистлар артыннан йөрергә тиеш. Без һәр кунакны ачык йөз, мул табын белән каршы алабыз. Авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтеп, уңышлар теләп озатабыз.

Мәдәният йортында гына утырып, «менә проблема күп, аппаратура юк» дип кенә мәсьәләләр хәл ителми. Клуб директоры һәрвакыт хәрәкәттә булырга тиеш, яңалык артыннан йөрергә тиеш. Без үзебез җитәкчеләр янына бармасак, спонсорлар эзләмәсәк, «мә!» дип берәү дә китереп бирмәячәк. Инициатива бездән булырга тиеш. Кабинетта гына утырып эш бармый ул.

«Безнең үзебезнең «Үзгәреш җиле»

- Айдар, гадәттә әңгәмә ахырында киләчәк турында сорыйлар.

- Без үзгәрешләр заманында яшибез. Казанда берничә ел дәвамында «Үзгәреш җиле» фестивале уздырыла. Мондый яңа проектлар мәдәниятне тагын да кызыклы итү һәм шул ук вакытта аны саклау өчен кирәк.

Без дә бу юнәлештә эшчәнлекне туктатмыйбыз. Быел авыл үзэшчәннәрен инструменталь ансамбль белән профессиональ тавыш яздыру студиясендә яздырып, музыкаль җыентык чыгарырга уйлыйбыз. Дискның исеме «Габдрахман йолдызлары» булачак. Хәзерге көндә эш инде бара. Авылыбызның талантлы үзэшчәннәрен һәр кеше белергә тиеш. Дискны Татарстан сувенир продукциясе рәтләренә кертергә тырышачакбыз.Чын моң - гади халык арасында яши. Безнең үзебезнең «Үзгәреш җиле»!

- Безнең сайтны яшьләр дә укый. Аларга нәрсә әйтер идең?

- Озак йокламагыз. Иртәрәк торсаң, бар нәрсәгә өлгерәсең, үзеңне яхшырак хис итәсең. Онытмагыз: барысы да үзегездән тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100