news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Унөченче хезмәт хакын кемнәргә түлиләр?

news_top

Дәүләт Думасында унөченче хезмәт хакының кемнәргә тиеш булуын аңлаттылар. Бу хакта Дәүләт Думасының мөлкәт, җир һәм милек мөнәсәбәтләре мәсьәләләре комитеты рәисе Сергей Гаврилов сөйләде, дип яза «Известия».

«Бу бүләкләү стимуллаштыручы түләүләргә карый һәм хезмәт, коллектив килешүләрендә яки премия бирү турындагы нигезләмәдә беркетелгән хезмәт өчен түләү системасына кертелә», – дип аңлата ул.

Депутат сүзләренчә, мондый түләү булачакмы-юкмы икәнен һәм аның нинди критерийлар нигезендә исәпләнүен эш бирүче үзе хәл итә. Компаниянең локаль актларында турыдан-туры язылган очраклардан тыш, законда унөченче хезмәт хакын түләү каралмаган.

«Кагыйдә буларак, премиянең әлеге төрен алу хокукы билгеле бер шартларны үтәгәндә: план күрсәткечләренә ирешкәндә, дисциплинар җәзалар булмаганда, тулы бер ел эшләгәндә яки җитәкчелек гомуми нәтиҗәләр өчен хезмәткәрләрне бүләкләү карарын кабул иткәндә бирелә», – ди Гаврилов.

Унөченче хезмәт хакына физик затлар кеременә салым (НДФЛ) һәм иминият взнослары салына. 2025 елда НДФЛның прогрессив шкаласы гамәлгә керде: елына 2,4 млн сумга кадәр керем алучылар – 13 процент, 2,4 миллионнан 5 миллионга кадәр – 15 процент, 5 миллионнан 20 миллионга кадәр – 18 процент салым түли.

Гаврилов әйтүенчә, еллык премия һәрвакытта да уртача хезмәт хакына тигез түгел. Бу – еллык хезмәт хакының фиксацияләнгән суммасы яки проценты булырга мөмкин. Кайвакыт премия фактта эшләнгән вакытка пропорциональ рәвештә исәпләнә.

Локаль актларда еллык түләү турында язылган булса да, бу – аны һәр хезмәткәр алачак дигәнне аңлатмый. Еш кына документларда аны түләүдән баш тарту өчен нигезләр дә язылган була. Күрсәткечләрне үтәмәгән, дисциплинаны бозган яки хезмәт бурычларын үтәмәгән хезмәткәр премиядән мәхрүм ителә ала.

«Бюджет оешмаларында еллык премия күләме бүлеп бирелгән акча чикләрендә һәм стимуллаштыручы түләүләр турындагы карарлар нигезендә генә исәпләнә», – дип аңлатты Гаврилов.

Декабрьдә эштән китүче хезмәткәр унөченче хезмәт хакын, әгәр ул хисап чоры ахырына кадәр эшләгән яки аңа хокук инде эш нәтиҗәләре буенча барлыкка килгән булса гына ала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар