Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Унөченче хезмәт хакын кемгә түләргә тиешләр?

news_top_970_100
Унөченче хезмәт хакын кемгә түләргә тиешләр?
Салават Камалетдинов

Еллык премия – унөченче хезмәт хакы түләнергә тиешле белгечлекләр яки вазифалар исемлеге юк. Юрист Наталья Грешнева сүзләренчә, премияне күпчелек очракта бюджетта эшләүчеләргә, хәрби хезмәткәрләргә, еллык нәтиҗәләр буенча табыш күп булган зур холдинг хезмәткәрләренә бирәләр. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Соңгы ике елда, пандемия сәбәпле, предприятиеләр экономия режимына күчкән, һәм унөченче хезмәт хакы бөтен кешегә дә бирелмәгән.

Грешнова сүзләренчә, коллективны яки нәтиҗәле хезмәткәрләрне аерым бүләкләү турында карарны җитәкче кабул итә. Премияне штаттагы хезмәткәрләргә генә түгел, килешү буенча эшләүчеләргә дә, пенсиягә чыккан кешеләргә дә бирергә мөмкиннәр.

Унөченче хезмәт хакы күләме гадәти хезмәт хакына тигез булу мәҗбүри түгел. Ул оклад яки аның проценты күләмендә билгеле бер сумма булырга мөмкин.

Әгәр хезмәт өчен түләү турында положениедә язылган, аны ала торган хезмәткәр барлык шартларны да үтәгән булса, еллык премия мәҗбүри түләнергә тиеш.

Оешма җитәкчесе унөченче хезмәт хакын башка төрле бүләкләүгә алмаштыра ала. Мәсәлән, корпоратив ял, тренажер залына яки бассейнга абонемент рәвешендә.

Премия бөтен хезмәткәрләргә дә түләнгәндә, хезмәт дисциплинасын бозган, компания эшчәнлегенә җитди йогынты ясый торган хаталар җибәргән кешеләргә бирмәскә дә мөмкиннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100