news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Унөч яшьлек үсмер баланы алты кыз кыйнап ташлаган

news_top
Унөч яшьлек үсмер баланы алты кыз кыйнап ташлаган
https://pixabay.com/

Мәскәүдә үсмер кызлар төркеме 13 яшьлек кызны кыйнаган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

18 декабрьдә кич белән Ховрино районында 13 яшьлек кызны, тимераякта шуарга дип алдап, очрашуга алып киләләр.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, 7 сыйныфта укучы бу кызга танышы шалтырата һәм тимераякта шуарга чакыра. Ләкин очрашуга тагын башка кызлар да килә. Алты кыз 13 яшьлек баланы койма артына алып китә һәм барысы бергә һөҗүм итәләр. Аның башына сугалар, һөҗүмне оештыручы кыз исә тезе белән корсагына тибә.

Имгәнгән кыз өенә кайта, башы әйләнүгә, косасы килүгә зарлана. Әни кеше «ашыгыч ярдәм» чакыра. Кызны нейрохирургия бүлегенә китерәләр. Табиблар аның баш мие селкенүен, башы имгәнүен һәм эче имгәнүен әйтә.

Хәзер бу вакыйганың сәбәпләрен хокук саклаучылар ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар