news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уннан артык пластик кичергән хатын-кыз: «Һәр операциянең нәтиҗәләрен анализлыйм»

news_top

Танылган блондинка, Россия тарихында иң яхшы спортчылардан саналган Сергей Кержаковның элекке хатыны Милана Тюльпанова 10нан артык пластик операция кичергәнен яшерми. Әмма шул ук вакытта ул пластик хирург пычагы астына бүтән ятмаячагын вәгъдә итә.

Соңгы елларда Милана үзенең тышкы кыяфәтендә күп нәрсәне үзгәртте. Аерым алганда, аңа яңа борын ясаганнар, күкрәген зурайтканнар, шулай ук арт санын модельләштергәннәр. Хәзер 31 яшьлек блондинка көзгедәге чагылышыннан бик канәгать.

«Олыгайган саен, һәр операциянең нәтиҗәләрен күбрәк анализлыйм. Сиңа 20 яшь булганда, син үзең уйлап чыгарган идеалга туры килергә омтыласың, хирургия тыкшынуы синең сәламәтлегеңә нинди зыян китерүен уйламыйсың. Хәзер инде мин күрсәтмәләр буенча гына операциягә барыр идем, чөнки үз сәламәтлегем өчен бик борчылам», – дип әйткән Тюльпанова журналистлар белән әңгәмәдә.

Хәзерге вакытта Милана Тюльпанова фигурасын җентекләп күзәтә – туклану режимын саклый һәм күп вакытын күнегүләргә багышларга тырыша.

«Беркемгә дә сер түгел: матур күренү өчен күп эшләргә кирәк. Мин күп вакытымны үземне формада тотуга багышлыйм: фитнес-бикини программасы буенча шөгыльләнәм, массажларга һәм аппарат процедураларына йөрим. Минем тренер, тәнемнең торышына карап, миңа аксымнар, майлар, углеводлар нисбәтен сайлый, һәм мин моңа таянам. Моннан тыш, әлбәттә, мин майлы һәм татлы фастфуд ашамыйм диярлек. Бик сирәк очракларда гына», – дип өстәгән чибәркәй.

@milana_tulpanova

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 апрель 2025
    Исемсез
    Бу хатынга якын барырга куркыта, химия сеңдергән таш курчак кебек бит. Ничек исән калган диген. Бакчада кишер-суган түтәле утап йөргән хатыннар моңардан натуральныйрак.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар