Университетта укытучы булып эшләүче кызны үтереп, бармагын кисеп алып киткәннәр
Геймер егет кисеп алынган бармак ярдәмендә мәрхүмәнең телефонына кергән.
Петербургта Технология университетында биохимия укытучысы булып эшләүче Екатерина Антонцеваны үз фатирында үтергәннәр. Мәетнең бер бармагын да кисеп алганнар. Хатынның үле гәүдәсе фатирда берничә көн яткан. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.
Укытучыны үтерүдә шикләнеп 36 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Ул геймер, мәрхүмә белән якын мөнәсәбәттә булган. Геймер ир-атның өендә мәрхүмәнең кисеп алынган бармагын да тапканнар.
«34 яшьлек Екатерина Антонцева үлеменнән соң, аның белән таныш булган 36 яшьлек ир-ат тоткарланды. Тикшерү версиясе буенча, ул шәхси низагтан соң, таныш хатынын буып үтергән. Аннары бу ир-ат җинаятенең эзләрен яшерү өчен, мәетнең зур бармагын кисеп алган. Шул бармак белән ул мәрхүмәнең телефонына кергән», дип хәбәр итә Тикшерү комитеты вәкиле.
Екатеринаның күршесе сүзләренчә, мәетне тапканчы, берничә көн алдарак идарәче компанияне аның фатирының хуҗасын эзли. Бу фатирдан су агып торган һәм күршеләренә төшкән, ә телефоны җавап бирмәгән. Шуннан соң гына Екатеринаны эзли башлаганнар.
Күршедә яшәүче ир-ат Екатерина фатирыннан шикле тавышлар ишетелмәвен әйтә. Күрше-күлән якында гына шундый җинаять булуын белми. «Су басмаган булса, без берни дә белмәс тә идек, тавыш булмады бит», — ди алар.