«Универ» сериалы йолдызы реанимациядә үлгән
Актер Константин Глушковка 57 яшь иде.
«Универ» сериалында уйнаган актер Константин Глушков 57 яшендә вафат булды. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Ул 25 сентябрьгә каршы төндә реанимациядә йөрәге туктаудан вафат булган. Мәрхүмне Зеленоград шәһәрендә җирлиләр.
Константин Глушков 1965 елның 17 маенда туа. 1988 елда ГИТИСны тәмамлый, 1991 елдан башлап кинода һәм сериалларда төшә.
1998 елда Гулшковка «Лукоморье» тапшыруы өчен ТЭФИ премиясе бирәләр. Ул «О чем говорят мужчины. Продолжение», «Между нами, девочками», «Зорге», «Фурцева», «Каменская», «Мент в законе», «Сын отца народов», «Универ», «Солдаты», «12» сериалларындагы рольләре белән таныш иде.