Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Универ» һәм «Глухарь» сериаллары актерының мәетен тапканнар

Актерның мәете аш бүлмәсендә ята, өстендә киеме булмый.

news_top_970_100
«Универ» һәм «Глухарь» сериаллары актерының мәетен тапканнар

«Универ» һәм «Глухарь» сериалларында уйнаган актер Алексей Гериловичны мәетен Мәскәүдәге фатирында тапканнар. Бу турыда ТАСС һәм РИА Новости хокук саклау органнарындагы чыганакларына сылтама белән яза.

48 яшьлек актер элемтәгә чыкмый башлагач, дусты аның фатирына килә. Биредә ул Алексейның мәетен таба. «Якынча белешмә буенча, Герилович табигый үлем белән үлгән», диелә ТАСС хәбәрендә.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, актерның мәете аш бүлмәсендә ята, өстендә киеме булмый. Аның янында дарулар салынган пакет та табыла. Көчләп үтерү билгеләре ачыкланмаган.

Алексей Герилович «Универ», «Глухарь», «Шелест», «Закон каменных джунглей», «Глубже», «На свете живут добрые и хорошие люди» киноларында төшкән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100