Унитазның су савытына ни өчен кирпеч салып куялар?
Суны азрак сарыф итү өчен, совет заманында шундый лайфхак кулланганнар.
Совет заманыннан ук хуҗабикәләр унитазның су савытына кирпеч салып куйган. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Кирпеч салгач, су савытына су азрак җыела, димәк, юып төшергәндә су экономияләнә.
Социаль челтәр кулланучылар да бу трюкны куллана икән. Су савытындагы бер кирпеч бер кешегә 11 кубометр суны экономияли дип исәпләп чыгарганнар.
Унитазның су савыты иске булса, аңа кирпеч салып, вата күрмәгез. Бу очракта бер литрлы шешәгә ком яки су тутырып, су савытына салып куярга була.