Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Унитазга ни өчен сарымсак салалар?

news_top_970_100
Унитазга ни өчен сарымсак салалар?

Тәҗрибәле хуҗабикәләр унитазга сарымсак сала икән. Бу турыда киңәшләр сайтында язалар.

Сарымсак – бәдрәфне чистартуның гади ысулы, дип ышандыра моны кулланучылар.

Әлбәттә, унитазны чистарта торган химик чаралар бар, алар нәтиҗәле, тик сәламәтлеккә зыянлы. Экология ягыннан чиста, аллергияле кешеләргә яраклы ысул – сарымсак куллану, диелә бу хәбәрдә.

Сарымсакта аллицин дигән матдә бар, ул бактерияләр һәм паразитлар белән көрәшә, мондый тирәлектә алар үрчи һәм яши алмый.

1 тырнак сарымсакны унитазга салып, төнгә калдырыгыз. Иртән чиста су белән юып төшерегез. Атнасына 2 тапкыр шулай эшләгез. Шулай итеп унитаз чиста булыр, ди тәҗрибәле хуҗабикәләр.

Унитаздагы микробларны да, тутыкны да бетерә торган тагын бер ысул бар. Моның өчен сарымсак чәе кирәк. Бераз су кайнатып, өч тырнак сарымсак салыгыз да суытыгыз. Анннары шушы сыеклыкны унитазга салыгыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100