Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Унитазга каткан сары таплардан ничек котылырга?

Үкчә чистарта торган пемза белән ышкысаң, известь ташы ваклана.

news_top_970_100
Унитазга каткан сары таплардан ничек котылырга?
https://pixabay.com

Өйдә су каты булса, сантехникага известь ташы катып, сары таплар барлыкка килә. Аларны химия чаралары белән дә бетерү шактый кыен. Бу эштә үкчә чистарта торган пемза ярдәм итәргә мөмкин. Киңәшләр сайтында шул хакта язылган.

Известь һәм «мочевой камень» дип йөртелә торган сары тапларны гадәти пемза белән ышкып карагыз. Пемза — бик йомшак абразив санала. Ул үкчәдәге каткан катламны кырып төшергән кебек, унитаздагы сары ташны да кырып төшерә.

Шул ук вакытта ул ак төсле фаянс унитазны бозмый да.

Пемза белән чистарткач, унитазга лимон кислотасы салып җибәрегез, ул пемзадан соң калган ташларны эретә, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100