news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Унитаздагы су савытына кер юа торган кондиционерны, теш пастасын ник салалар?

Бәдрәф бүлмәсендә сасы ис килмәсен өчен төрле лайфхаклар бар.

news_top
Унитаздагы су савытына кер юа торган кондиционерны, теш пастасын ник салалар?
https://pixabay.com

Шуларның берничәсе киңәшләр сайтында чыкты.

Ярты литрлы пластик шешә алыгыз. Аның капкачына кечкенә тишекләр ясагыз һәм эченә кер юа торган кондиционер салыгыз. Бу шешәне унитазның су савытына салып куегыз. Шешәгә акрын гына су кереп, кондиционер аз-азлап су савытына чыгар. Унитаздан суны агызган саен, бу җайланма һавага тәмле ис чыгарып торыр.

Бик көчле исле теш пастасы алыгыз, аның тюбигына тишекләр тишегез. Бу җайланманы унитаздагы су савытына салыгыз. Суны агызган саен унитаз дезинфекцияләнәчәк һәм тәмле ис чыгачак. Тишекләрне зур итеп ясамасаң, мондый хуш ис тараткыч 2-3 айга җитәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар