news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Унитаздагы сары тапларны ничек бетерергә?

news_top
Унитаздагы сары тапларны ничек бетерергә?
"Татар-информ" архивы

Унитаздагы сары тапларны чистарту өчен кибеттән химикатлар сатып алырга була. Тик халык чаралары да бу эштә бик шәп ярдәм итә. Киңәшләр сайтында шул хакта язылган.

Водород перекисен һәм нашатырь спиртын 1:1 чагыштырмасында кушыгыз. Әлеге сыеклыкны унитаз өслегенә сөртеп чыгыгыз һәм берничә сәгатькә калдырып торыгыз. Аннары губка белән ышкыгыз һәм су белән юып төшерегез.

Аш серкәсе белән чылатылган тукыманы унитаздагы тапларга куегыз һәм 20 минут көтеп торыгыз. Аннары губка белән ышкып алыгыз һәм су белән юыгыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар