Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Унитазда 2 ел утырган әбине тапканнар

news_top_970_100
Унитазда 2 ел утырган әбине тапканнар
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бу гаҗәеп хәл Мәскәү янындагы Щелково шәһәрендәге фатирларның берсендә булган – полиция хезмәткәрләре унитазда утырган пенсионер хатын-кыз мумиясе тапкан. Пенсионер әбинең үлүе турында түбәндәге каттагы фатирны су баскач кына белгәннәр.

«Московский комсомолец» басмасы хәбәр иткәнчә, полицияне астагы катта яшәүчеләр чакырган. Аларның фатирын су баса башлаган, өстәге фатирдагылар ишекне ачмаган. Хокук саклау органнары вәкилләре торакны ачып кергән, бәдрәфтә утыручы хатын-кыз мумиясен тапкан. Экспертлар, әбинең йөрәге туктаганнан соң унитазда 2 ел утырган, дигән нәтиҗәгә килгән. 1945 елда туган хатын-кызның үлеменең төгәл сәбәбе әлегә билгеләнмәгән.

Хатын-кызның югалуы турында ни өчен беркемнең борчылмавы әлегә билгеле түгел.

Бу хәл үз йортларында кешеләрнең мумиягә әйләнүнең беренче очрагы түгел. Моңа кадәр Ленинград өлкәсендә яшәүче күп балалы хатынның йортында иренең мумиясе табылган иде. Полиция хезмәткәрләре соңрак ачыклаганча, мумия булып кипкән ирен хатын 4 елдан артык саклаган һәм балаларын да бу фактны сер итеп сакларга мәҗбүр иткән.

2023 елның декабрендә Мәскәүдәге бер фатирда Совет заманы авиаконструкторы Кирилл Курьянскийның кызы булган 70 яшьлек пенсионерның мумиясе дә табылган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100