Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

УНИКС командасын Евролига уеннарына кертмиләр

«Белоруслар бар, Казахстан бар, Кытай да буладыр. КХЛ да уйныйлар бит, баскетболга да чакырырга була. Бу карарга тыныч карыйм, борчылу юк», — дигән Богачев.

news_top_970_100
УНИКС командасын Евролига уеннарына кертмиләр

Казанның УНИКС баскетбол командасын Евролигадан чыгарганнар. Клубның президенты Евгений Богачев бу турыда ТАССка комментарий биргән. «Татар-информ» шул хакта яза.

Евролига Россия баскетбол клубларын 2021\22 сезоны турнирларына кертмәү турында карар кабул иткән.

«Алла алар белән, үлмәбез, ил зур, территорияләр күп, лиганы киңәйтергә була. Белоруслар бар, Казахстан бар, Кытай да буладыр. КХЛ да уйныйлар бит, баскетболга да чакырырга була. Бу карарга тыныч карыйм, борчылу юк», — дигән Богачев.

Ул легионерларсыз күңелсез булыр дип фаразлый.

«Мин борчый торган төп проблема — чит ил уенчылары белән вазгыять. Алардан башка күңелсезрәк булыр, Россиядә көчле баскетболчылар аз, ләкин тормыш аларны яхшырак уйнарга мәҗбүр итәр. Бүген бездә чит илдән дүрт уенчы бар. Тугыз иде, бүген „Автодор»дан хорват Желько Шакич килә. Ягъни чит илдән биш кеше була. Без кисәтәбез — контракт буенча без алардан клубны үзләре ташлап киткән вакыттан алып барысын да кире таләп итә алабыз», — ди Богачев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100