Бүген УНИКС баскетбол командасының 35 яшьлек администраторы Михаил Колесников вафат булган. «Татар-информ» шул хакта яза.
Колесников йөрәге туктаудан кинәт кенә үлеп киткән. Ул Казан клубында 12 ел эшли. «Безнең йөрәкләрдә ышанычлы дус, тәртипле кеше, җаваплы хезмәткәр, үз эшенең зур профессионалы булып калырсың», диелә клубның кайганәмәсендә
Михаилның әтисе дә озак еллар дәвамында клубта администратор, команда җитәкчесе булып эшли. Михаил үзе балачагыннан команда белән иде, диелә хәбәрдә.