Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Унике яшьлек кызны көчләгән педофил гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде

Җинаятьче 20 ел элек Татарстанда бала көчләгән өчен инде утырып чыккан була.

news_top_970_100

49 яшьлек Сергей Матюшин Түбән Новгород суды карары буенча гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде. Башта ул 24 ел төрмәгә хөкем ителгән иде, дип яза «Комсомольская правда».

Җинаять 2021 елның 13 маенда Большое Козино бистәсендә була. 12 яшьлек кыз өенә кайтмый. Аны эзли башлыйлар һәм өеннән 100 метрлап ераклыкта урман полосасында мәетен табалар. Элек балаларны көчләүдә хөкем ителгән, гомеренең яртысын төрмәдә уздырган Сергей Матюшинга шик төшә – чөнки ул видеокамераларга эләккән була, ул кулга алына. Педофил иреккә чыгуга ук үзенә корбан эзли башлаган булып чыга.

Ул велосипедын алып, электричкада бу бистәгә килә, урман полосасы буйлап барганда баланы күрә. Көчли һәм эз яшерер өчен пычак кадап үтерә. Бала шунда ук үлә.

Беренче тапкыр ул көчләгән өчен 1992 елда Татарстанда хөкем ителгән була. Ун ел утыргач, чыга, яшәү урынын үзгәрткәли, аннары Түбән Новгородта яши башлый.

2004 елда Түбән Новгородта сигез яшьлек кыз белән бергә лифтка керә, пычак тартып чыгып, кызга яный башлый. Бәхеткә, лифт туктый, кешеләрдән куркып, ул качмакчы була, әмма аны тоталар. Бераздан аның башка шундый ук җинаятьләре дә ачыклана. Ул чакта аны 11 елга хөкем итәләр.

«Настя бик якты, әйбәт кыз иде, – дип сөйләгән аның якыннары. – Бик шат, дустанә, чәчләрен ике толымга үреп йөри торган кыз иде. Аның үлгәненә әле дә ышана алмыйбыз. Аның укытучылар белән дә, укучылар белән дә конфликтлары булмады. Бик матур ясый, рус теле белән географияне ярата иде». 

Кызның әнисе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, әтисе Мәскәүгә китеп эшләгән. Настяның абыйсы да булган. 

Бала үтерелгәннән соң бистә халкы хакимияткә карата дәгъва белдерә. Беренчедән, мәктәп автобусы булмау сәбәпле, балалар җәяү йөри. Бу кыз да урман полосасы яныннан ялгыз узарга мәҗбүр булган. Икенчедән, ни өчен инде ике тапкыр педофилия өчен хөкем ителгән кеше иреккә чыккан, ди алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100