Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Унике яшьлек малайны пычак белән чәнчеп үтергәннәр

Аны таныш кызы аркасында, көнчелектән үтергәннәр дип фаразлыйлар.

news_top_970_100
Унике яшьлек малайны пычак белән чәнчеп үтергәннәр
https://pixabay.com

Ставрополь краеның Невинномыск шәһәрендә югалган 12 яшьлек малайның мәетен тапканнар. Аны пычак кадап үтергәннәр. Мәет янында пычак та табылган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

12 яшьлек малай 20 мартта югала. Соңгы тапкыр аны көндез күрәләр. Видеокүзәтү камерасы язмасыннан күренгәнчә, малай Калинин урамындагы тукталышта була. Бала үсмерләр төркеме белән тора, ул этне сыйпый.

Баланы полиция һәм волонтерлар эзли. Биредә яшәүчеләрнең сүзләренчә, 12 яшьлек малай үлемендә 15 яшьлек үсмер гаепле булуы ихтимал. Балалар икесе дә бер мәктәптә укый. Олырак малай кечерәгенә бер кыз аркасында, көнчелектән һөҗүм иткән дип фаразлыйлар.

Якынча белешмә буенча, югалыр алдыннан 12 яшьлек малай таныш кызын очрата, аның янына бара. Ләкин кыз 15 яшьлек малай белән була. Аннары малайлар читкә сөйләшергә китәләр. Шуннан соң кечерәк малай югала, диелә хәбәрдә.

Биредә яшәүче ир-ат сүзләренчә, малайлар бушлык һәм урман полосасына ягына таба киткән. Кыз борчылган, икенче көнне иртән барысын да өлкәннәргә сөйләп биргән. Ул ике малайны да белүен, аларның бер мәктәптә укуын әйтә. ҺӘлак булыр алдыннан 12 яшьлек малай 15 яшьлек үсмер белән сөйләшеп торуын да раслый.

Кыз мәрхүм малай турында яхшы сүзләр белән генә искә ала. Малай 6 сыйныфта укыган, спорт белән шөгыльләнгән. Яхшы укыган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100