Унике яшьлек малайны көчләүчене 12,5 ел төрмә көтә
Унике яшьлек малайга карата сексуаль характерда көч куланучыны Пенза суды 12,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә.
Тикшерү һәм суд ачыклавынча, июнь аенда 22 яшьлек җинаятьче 12 яшьлек танышын очрата. Шуннан соң баланы кеше йөрми торган урынга алып кереп, уйнарга тәкъдим итә. Соңрак малайның күзләрен футболка белән бәйләп, көч кулланып, сексуаль характердагы гамәлләр кыла.
"Суд карары нигезендә, җинаять кылучы 12,5 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Җәзасын ул кырыс режимлы колониядә үтәячәк", - диелә хәбәрдә.