news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Унике яшьлек малай әтисе янына кырык чакрым җәяү барган

Әнисе кибеткә чыгып киткәч, малай әтисе янына җыена.

news_top
Унике яшьлек малай әтисе янына кырык чакрым җәяү барган
https://pixabay.com

Алтай Республикасының Майминский районының Соузга авылы янында ЮХИДИ инспекторлары унике яшьлек малайны очрата. Бала федераль трасса буйлап бара, ул бик арыган һәм туңып беткән була. Бу турыда Алтай сайтында хәбәр ителә.

Полиция хезмәткәрләре бала янында туктала. Алар малайдан кая баруын сораштыралар. Үсмер берни дә аңлатып бирә алмый, инспекторлар аны полиция бүлегенә алып китә. Соңрак билгеле булганча, берничә сәгать элек бу малайның анасы полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул 12 яшьлек улының югалуы турында сөйләгән.

Көзге каникул вакытында 12 яшьлек малай әнисе белән бакча йортында яши. Бакча Шебалинский районының Чега авылында урнашкан. Әни кеше кибеткә киткәч, малай әтисе янына барырга карар кыла. Әтисе исә Горно-Алтайск шәһәрендә өйдә калган. 

Кибеттән кайткач, әни кеше улын югалтканын аңлый, эзли башлый. Үзе таба алмагач, хатын полициягә мөрәҗәгать итә. 

Юлда автоинспекторлар очраганга кадәр малай 40 километр чамасы юлны җәяүләп узган була инде. Хәзерге вакытта баланың гомеренә куркыныч янамый, аны әти-әнисенә тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар