news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Унике яшьлек малай супергерой булыр өчен иллеләп магнит кисәге йоткан

Ул шулай итеп тәненә металл әйберләрне ябыштырып булачак дип уйлаган.

news_top
Унике яшьлек малай супергерой булыр өчен иллеләп магнит кисәге йоткан
https://pixabay.com

Британиядә 12 яшьлек малай 54 данә магнитлы шарчык йоткан. Шулай итеп ул суперсәләткә — үзенә металл предметлар ябыштыру осталыгына — ия булырга җыенган. Бу турыда medialeaks.ru басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Манчестерда яшәүче Райли Моррисон шарсыман магнитларны учлап йота. Тик супергерой сәләте генә барлыкка килми. Дүрт көннән соң бала эксперименты турында әнисенә сөйләп бирергә мәҗбүр була. Ул вакыйганы йомшартыбрак сурәтли, ике шарчык кына йотуын әйтә, махсус эшләвен дә яшерә.

Әни кеше улын табибка алып бара һәм рентген сурәтләрен күргәч, шок халәтенә килә. Балага ашыгыч рәвештә операция ясыйлар.

«Мин төгәл санны ишеткәч, телсез калдым. Башта докторлар 25 яки 30 данә дип уйлаган иде, операциядән соң 54 булуы ачыкланды», — ди бу хатын.

Операция алты сәгать булган, ул уңышлы узган. Ләкин бу очрактан соң малай озак вакыт күңеле болганудан интеккән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар