news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Унике яшьлек кыз эченнән итек кебек укмашкан чәч төене алганнар

Бала эче авыртудан интегә, күңеле болгана, коса, аппетиты да югала.

news_top
Унике яшьлек кыз эченнән итек кебек укмашкан чәч төене алганнар
https://www.instagram.com/drkb_03

Бурятия табиблары унике яшьлек кыз баланың эченә җыелган чәч төенен алган. Бу турыда Бурятиянең республика балалар клиник хастаханәсенең инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

15 сантиметр озынлыктагы әлеге төен итек формасында булган.

Бала эче авыртып интегә. Аның күңеле болгана, коса, аппетиты да югала. Рентген аша карагач, баланың корсагында зур шеш булуы ачыклана.

Табиблар балага операция ясарга карар кыла. Кызның ашказаныннан «трихобезоар» — чәч һәм йон бөртекләре, ашказаны лайласы һәм согы белән бергә укмашып барлыкка килгән төенне алалар.

Балалар хирургы Зорьяна Цыренова сүзләренчә, ул әлегә кадәр мондый очракны күрмәгән булган.

Бала дәваланып терелгән, аны өенә җибәргәннәр, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар