Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баламның исәнме икәнен дә белми яшәдем». Унике ел элек югалган баланы тапканнар

news_top_970_100
«Баламның исәнме икәнен дә белми яшәдем». Унике ел элек югалган баланы тапканнар
https://www.pexels.com/

12 ел элек югалган малайны Мәскәүдә тапканнар. Аны әтисе әнисеннән яшереп алып киткән һәм кире кайтармаган. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Быел14 яшьлек малайны әбисе МФЦга паспорт алырга китерә. Аның мәгълүматларын тикшергәч, биредә эшләүче хатын баланың федераль эзләүдә булуын ачыклый һәм полициягә хәбәр итә.

Хокук саклаучылар ачыклаганча, бала 12 ел элек югалган Павел К. булып чыга. Аны әбисе белән бергә полициягә алып киләләр. Бала 2007 елда туган, 2010 елдан бирле федераль эзләүдә булган. Ул чакта баланың анасы полициягә мөрәҗәгать итә, 3 яшьлек улы югалуын әйтә. Ул игезәк улларының берсен атасы урлавын әйтә. Җинаять эзе кузгатыла.

2007 елда ир белән хатынның игезәк уллары – Паша белән Миша туа. Мишаның ДЦП диагнозы ачыклана, әти кеше куркып кала, никах таркала. Аннары әти кеше балалары янына килеп йөри башлый, ләкин сәламәт Паша белән генә аралаша, Мишага игътибар итми. 2010 ел азагына кадәр шулай дәвам итә.

2012 елның кышында әти кеше Пашаны урамга алып чыга һәм алып китә. Хатынына шалтырата һәм улын чит илгә алып китеп баруын әйтә. Шуннан бирле әни кеше улын бер тапкыр да күрмәгән.

«Ирем Пашаны чит илгә алып киткән көнне үк полициягә гариза яздым. Ләкин аны үз атасы алып китү сәбәпле, полициядә берни дә эшли алмауларын әйттеләр. Алар эзләү башлады, ирем белән аерылышырга һәм аны ата булуы хокукыннан мәхрүм итәргә киңәш бирде. Шуннан соң гына җинаять эше кузгата алуларын әйттеләр. Мин шулай эшләдем. 2013 елда бөтен документлар әзер булды, җинаять эше ачылды», – дип сөйли баланың анасы.

12 елдан соң табылгач, бала анасына сәерсенеп карый. Әтисе аңа әнисе һәм игезәк сыңары – абыйсы булуын сөйләгән. Ләкин бала аларны хәтерләми. Ул бу вакытта атасы белән Беларусьта, Минск шәһәрендә яшәгән. Аны хәзер әбисе Мәскәүгә Россия паспорты алырга алып кайткан.

«Мин 12 ел буена балам исәнме икәнен дә белмәдем. Атасы аны тулысынча бездән аерды. Паша табылды. Бәхет! Мин аңа хәзер аңа басым ясамыйм, ул гаиләгә ярдәм үзәгендә тора, аңа психологик ярдәм күрсәтәләр», – ди әнисе.

Хәзер бала анасы белән таныша, әтисе әлегә Беларусьтан чыгып китмәгән. Бу эшне хокук саклаучылар тикшерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100