Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уникаль очрак: Казанда бик җитди операция кичергән хатын бала тудырган

Җенес органнары төшүдән интеккән хатынга бик катлаулы операция ясыйлар һәм ул кабат бала табу бәхетенә ирешә.

news_top_970_100
Уникаль очрак: Казанда бик җитди операция кичергән хатын бала тудырган
https://pixabay.com

Казанда лапароскопик сакровагинопексия дигән бик җитди операция кичергән хатын балага узган һәм аннары сау-сәламәт сабыйны дөньяга китергән. Бу турыда Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

2019 елның гыйнварында 18 нче номерлы Казан шәһәр хастаханәсендә табиб-гинеколог Александр Зайцев бер хатынга лапароскопик сакровагинопексия дип аталган операция ясый. Мондый операция вакытында аналык һәм аналык җиңсәсе төшүен бетерү өчен синтетик материаллар кулланып һәм органнарны саклап калып, реконструкция ясыйлар.

Операциягә кадәр бу хатын ике кыз баласын тапкан булган инде.

Җенес органнарына операция ясаганнан соң, бер ел узгач, ул кабат йөкле булуын белеп алган һәм доктор янына килгән. Табиб аны котлаган һәм йөклелекне сакларга киңәш иткән.

Алдарак җитди операция кичергән булуын истә тотып, бу хатынны табиблар ныклы күзәтү астына ала. Аның җенес органнарының урыныннан күчен булдырмас өчен тырышалар.

Әле күптән түгел генә КФУ университет клиникасында нәни малай дөньяга килә. Хатын 40 атна йөклелеген кесарев кисем белән тәмамлый. Операция уңышлы уза, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100