Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Унга бар — уңганчы бар»: өченче тапкыр кияүгә чыгуның да отышлы ягын тапканнар

Өченче ир белән торучылар иреннән азракка өмет итә икән.

news_top_970_100
«Унга бар — уңганчы бар»: өченче тапкыр кияүгә чыгуның да отышлы ягын тапканнар
Рамил Гали

Өченче тапкыр иргә чыккан хатын-кызлар беренче яки икенче тапкыр кияүгә чыккан хатыннарга караганда үзләрен яхшырак хис итә икән.

«Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү институты һәм Мәскәү дәүләт психологик-педагогика университеты галимнәре шундый нәтиҗәгә киргән. Өченче тапкыр кияүгә чыккач хатын-кыз иреннән азракны таләп итә һәм азракка өмет тә итә икән. Шулай дип язган «Zelv.Ru».

Тикшеренүдә 35 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге, ким дигәндә бер баласы булган 365 хатын-кыз катнашкан. Респондентлар узган сораштырулар никахта субъектив иминлек, тормыштан һәм аның аерым өлкәләреннән канәгать булу дәрәҗәсен күрсәткән.

«Икенче никах еш кына күңелдәге җәрәхәтне дәвалау булып тора, бу вакытта хатын-кыз әле үз-үзенә нык ышанмый. Аерылышу очрагы кабатланганда, ул инде күңел җәрәхәтләренә артык бирешми. Шуңа күрә өченче никахта хатын-кыз үзен тыныч хис итә, — аерылышкан очракта нәрсә эшләячәген төгәл белә. Бәхетле булу өчен аларга өченче никах түгел, ә үз-үзләренә ышанычны ныгыту, үз-үзләрен тормышка ашыру өлкәсендә яңа максатлар барлыкка килү ярдәм итүе мөһим», — дип аңлата Идел буе федераль округының социология кафедрасы доценты Елена Лактюхина.

Лактюхина билгеләп үткәнчә, беренче никахта гадәттә беренче балалар туа, бу ир белән хатын арасындагы вазыйфаларны сизелерлек арттыра. Моннан тыш, беренче никах — уртак көнкүрешнең яңа тәҗрибәсе, ул башта конфликтлар һәм уңайсызлыклар белән тулы.

Әлеге ачышны безнең әби-бабаларыбыз күптән ясаган булса кирәк, «Унга бар — уңганчы бар» дип юктан гына әйтмәгәннәрдер…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100