Ундүртенче баласын тапкан 40 яшьлек хатын бердәнбер борчуын әйтте
Күп балалы хатын сабыйларына исем табарга өлгерми икән.

Мәскәүнең Бауман исемендәге 29 нчы шәһәр хастаханәсендә бер хатын ундүртенче баласын тапкан. Ул Мәскәү өлкәсендәге Чехов шәһәрендә яши икән. 40 яшьлек бу хатын да, баласы да үзен яхшы хис итә. Хатын баласына нинди исем кушасын гына хәл итә алмый, «Исемнәр бетте», - ди ул. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.
Елена әле унбишенче баласын табарга килергә әзер булуын да әйтә. Ул үзе дә күпбалалы гаиләдә үскән. Аның әнисенең үзенең 9 баласы һәм тәрбиягә алган 7 баласы булган.
Елена ире белән 22 яшьтә танышкан, 23 яшендә беренче кызын тапкан.
«Хәзер безнең 8 улыбыз һәм 6 кызыбыз бар. Ирем кызга бик шат. Нинди исем кушасын белмибез әле. Исемнәр бетте. Гадәттә, исемне ирем куша. Балага карый да, „Бу Анастасия“, ди. Миңа „Ана даны“ ордены, ике бүлмәле фатир бирсәләр дә, без барыбер барыбыз бергә яшибез. Балаларым минем белән яши, бакчага йөрмибез. Балалар да, ирем дә эшчән. Кызларны тегәргә өйрәттем, үзем тегүче мин. Дус яшибез», — ди Елена.
Соңгы өчесеннән кала, Елена бөтен балаларын да үзе тудырган. Бу юлы кесарев кисеме ясаганнар, диелә хәбәрдә.