Ундүрт яшьлек малайны компьютердан ток сугып үтергән
Ундүрт яшьлек малайны компьютердан ток сугып үтергән
Башкортстанда 14 яшьлек үсмер малайны электр тогы сугып үтергән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.
Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе 14 яшьлек малай үлеме буенча тикшерү эшләрен башлаган. Баланы электр тогы суккан, диелгән әлеге хәбәрдә.
«19 февральдә бала үз өендә булганда компьютерның система блогына орына. Блок ачык торган. Компьютерга орынган бала һәлак була», — дип хәбәр иткәннәр ведомствода.
Тикшерүчеләр фаҗига булган урынны караган. Судмедэкспертиза билгеләнгән. Хәзер баланың туганнарын сораштыралар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.