Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Унбишенче каттан егылып төшкән хатынны астагы балконда торучы ир-ат тотып алган

Бәхетле мизгелне шаһитлар видеога төшереп торган.

news_top_970_100

Иркутск шәһәрендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре бер хатынны һәлак булудан коткарып калган. Бу кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Хатын унбишенче каттагы балконнан егылып төшә. Шул мизгелдә аны астагы балконда торган ир-ат тотып кала. Күршедәге йорттан күзәтеп торган шаһитлар бу мизгелне видеога төшереп ала.

Вакыйга 18 мартта Байкал тракты янындагы «Море Солнца» торак комплексында була. 15нче каттагы фатирда яшәүче хатын ишекне эчтән бикли. Кадрлардан күренгәнчә, хатын үз-үзенә кул салмакчы була, диелә бу хәбәрдә. Бу хатын белән коткаручылар аралаша, алар хатынны мондый адымга бармаска күндерергә тырыша. Ләкин көйли алмыйлар.

Хатын балкон коймасына асылынып кала һәм бераздан кулын ычкындыра. Нәкъ шушы мизгелдә ундүртенче каттагы балконда басып торган ир-ат ярдәм итәргә өлгерә. Ул хатынның аякларыннан тота һәм үз янына сөйрәп кертә.

Бәхетле мизгелне күреп торган шаһитлар алкышлый башлый.

Хатынны табибларга тапшыралар. Аның бите имгәнгән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100