Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Унбиш яшьлек кыз өч ай эчендә Коръәнне яттан өйрәнгән

Төркиядә яшәүче бу бала шундый кыска арада хафиз дәрәҗәсенә җиткән.

news_top_970_100
Унбиш яшьлек кыз өч ай эчендә Коръәнне яттан өйрәнгән
Салават Камалетдинов

Төркиянең Конья шәһәрендә яшәүче 15 яшьлек Ирем Ашкин өч ай эчендә бөтен Коръәнне яттан өйрәнгән. Ул шундый кыска курс вакытында Изге Китапны өйрәнеп, хафиз булган. Бу турыда islamru инстаграм сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Укытучым минем булдыра алганны аңлагач, Коръән ятларга бирем бирә башлады. Башта 1-5 бит, аннары 5-7 бит, аннары ун биткә кадәр арттырды. Мин өй эшен хатасыз тапшыруымны күргәч, көненә 15 биткә, аннары йөзгә кадәр җиткердем», — ди ул.

Моны күргәч, кызның әти-әнисе бик сөенгән. Уку беткәч, бәхетемнән еладым, ди ул.

Ашкинның укытучысы Миясе Кёрпе сүзләренчә, кыз башта гади класста укый, аннары Коръән өйрәнә торганга күчә. Укытучы баланың феноменаль хәтеренә гаҗәпләнә.

Коръәнне 93 көндә ятлап бетергән. Гадәттә, моның өчен еллар таләп ителә, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100