Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Унбиш Низамов һәм бер Мубай

Мубай һәм Эльмир Низамов концертыннан безнең репортаж.

news_top_970_100
Унбиш Низамов һәм бер Мубай
Ильяс Хаҗиев фотосы

26 декабрь Маяковский концертлар залы сәхнәсендә Эльмир Низамов һәм Мубай концерты узды.

Ишектән керү белән классика: QR-код, аннан соң билет… Бу хәлгә халык инде шуның хәтле күнеккән, хәтта концертка килгән әбиләр дә кесә телефоннарын чыгарып, «текә әби» йөзе белән QR-код күрсәтәләр.

Икенче этаж, урындыклар, сәхнә… Алгы рәтләргә утырасы килгән кешеләр өчен билет сатып алганда махсус бирелгән номерга исем һәм фамилия язып җибәрәсе иде. Бу мөмкинлек белән күп кеше файдаланган. Концертны оештыручылар, үз исемнәрен язып җибәргәннәргә А4 форматындагы биттә кунакның исем белән фамилиясен язып, аны урындыкка элүне вәгъдә иткәннәр иде. Ләкин күрәсең принтер бу эшне «икенче төрле» башкарырга булган. Беренче өч рәт урындыкларында «Эльмир Низамов» дип язылган 15-20 бит ята иде. Шуңа күрә башта килгән тамашачылар бу күренешне күреп аптырап калдылар… Әмма моның хата икәнен тиз аңладылар һәм шунда ук бу вакыйганы шаяртуга әйләндерделәр:  

«Эльмирны клонлаштырганнар мәллә?» — дип елмаеп сорады беренче рәттә утыручылардан бер абзый. Аңа җавап бирмәделәр, рәхәтләнеп көлделәр генә.

Концерт ике бүлектән торды. Беренчесендә Мубай үзе генә җырласа, икенчесендә аңа композитор Эльмир Низамов кушылды. 

Беренче бүлектә Мубай 7-8 җыр башкарды. Алар арасында «сәхнә» дигән организмның күп тапкырлар ишеткәннәре дә, беренче җырланганнары да бар иде. Гомумән, һәр концертында Мубай тамашачыга онытылган татар җырларын яңача, этно форматта тәкъдим итә. 

Мубай әлеге җыр сүзләрен татар мөнәҗәтләре китабыннан алган:

«Синең нурың» (Фәрит Хатипов көе, Хәсән Туфан сүзләре).

Бу җырның авторын Мубай, кызганыч, белми:

Беренче бүлектәге соңгы җыр җиңел һәм күңелле яңгырады, нәкъ исеме кебек инде:

Америка Мубайны тыңлый

Икенче бүлекнең беренчесеннән аермасы тамашачыда тирән эзләр калдыра алуы булгандыр. Һәрбер җырның үз мәгънәсе. Һәрбер нотаның үз яңгырашы. Һәрбер тамашачының үз хисләре. 

Икенче бүлек алдыннан биш минутлык тәнәфес ясалды. Тәнәфес үтте. Сәхнәдә инде хәзер ике кеше. Берсе Мубай, икенчесе Эльмир Низамов. Залда утырган кешеләр Низамов сәхнәгә чыгу белән аны алкышларга күмде. Беренче җыр тыңлаучыларда зур хисләр калдырганын, кайбер кешеләрдәге яшьләр исбатлый иде:

«Бер генә сүз» (Рөстәм Яхин көе, Гөлшат Зәйнашева сүзләре).

«Язларым соңладылар» (Эльмир Низамов көе, Резеда Гөбаева сүзләре).

Эльмир Низамов: «Бу җырга музыка күптән язылган иде, ләкин ул никтер чыкмады. Бүген сезнең өчен премьера. Мин кышны бик яратам! Шуңа күрә бу җырыбызны кышка багышлыйбыз!» — диде: 

Бу җыр беренче тапкыр бу елның мартында яңгырады. Сихри моңлы көйгә, Йолдыз Миңнуллина шигырьләре сырпалана:

«Вальс» (Эльмир Низамов көе, Йолдыз Миңнуллина сүзләре).

Киләсе җырны татар сәхнәсендә күп артистлар җырлаганы бар, ләкин Мубай бу җырда булуы белән генә аны кабатланмас могҗиза итә:

«Сандугач көе». Эльмир Низамов көе, Габдулла Тукай сүзләре.

«Бәллүр чыклар» җырын күп кеше Эльмира Калимуллина башкыруында тыңлый, белә. Низамов аны тугыз ел элек, нәкъ үз туган көнендә язган. Соңгы елларда Мубай да бу җырны башкара. Тыңлагыз, бәхетлкә ашыгыз:

«Бәллүр чыклар» (Эльмир Низамов көе, Ренат Харис сүзләре)

Бу җырның сүзләре Гөлшат Зәйнашева тарафыннан, легендар Хәйдар Бигичев өчен языла, ләкин ул аны җырларгы өлгерми… Бу җыр беренче тапкыр 2019 елда нәкъ шушы сәхнәдә яңгырады: 

«Хәйдәр җыры» (Эльмир Низамов көе, Гөлшат Зәйнашева сүзләре)

Бу кичәдә иң зур хисләр уята алган җыр: «Әнием хәтирәсе» исемле иде. Аны хәтта ике тапкыр, кабатлап җырладылар. Комментарийлар кирәк түгел… Бу җыр сездә дә иң кайнар яшьләр тудырачак:

«Әнием хатирәсе» (Эльмир Низамов көе, Ренат Харис сүзләре)

«Ай былбылым» җыры бу кичтә җырланырга тиеш түгел иде. Мубай әлеге сүзләрне әйткәч, тамашачылар бу җырны алкышлар белән җырлатты:

Куллардан: Алкышлар… Алкышлар… Алкышлар… 

Сүзләрдән: Браво… Хулиганнар кебек сызгырулар…

Битләрдә: Елмаюлар…

Кайбер күзләрдә: Бер литр яшь. 

Концерт тәмам…

Инде кайтырга чыкканда, чит телдә сөйләшүче бер пар игътибарны җәлеп итте. Исемнәре Алиса һәм Дэнис, АКШ, Сиэтл шәһәреннән, шуңа күрә алар белән сөйләшмичә китеп булмады:

Татар сәхнәсендә без үзебез өчен яңа автор, шул ук вакытта үз җырларын кабатланмас стилҗдә башкаручы артистны таптык. Мубайның җырлары татар, рус тамашачысына гына түгел, бүтән милләт тамашачысына да аңлашыла. Мәсәлән бүген мин ирем белән килдем, ул америкалы, ләкин хәтта аңа да бу башкару стиле аңлашыла. Музыкаль яктан бөтен, аранжировка яңача, башкаруы могҗизалы аның. Менә хәзер дә Мубайның концерты турында белгәч, икебез килергә булдык. Ирем шунда ук барабыз дип әйтте, чөнки Мубайның үз җырларын этно стильдә башкаруы безгә дә бик якын дип әйтә ирем, — дип бүлеште үз фикере белән Алиса ханым. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100