Унбиш бала утырган мәктәп автобусы елгага шуып төшкән

19 апрельдә иртәнге якта Башкортстанның Белорет районында мәктәп автобусы елгага төшеп киткән. Бу вакытта салонда унбиш бала булган. Әлеге вакыйга турында "Башкортстан" телеканалы хәбәр итте.
ПАЗ автобусы балаларны Отнурок авылыннан Белоретка мәктәпкә алып бара. Шул чакта транспорт юлдан шуып китә һәм Нура елгасына барып төшә. Автобуска су керә. Бәхеткә, балалар берсе дә имгәнми.
Шуннан соң бу урынга балаларның әти-әниләре килеп җитә. Алар балаларны үз машиналарына утыртып алып китә. Мәктәп автобусын трактор белән тарттырып чыгаралар.
Нура авылы башлыгы Надежда Фәйрузова сүзләренчә, елга аша күпер җимерек, шуңа күрә автобус әйләнгеч юлдан киткән. Шл чакта алгы тәгәрмәче кырыйга шуа башлаган һәм автобус елгага төшкән. Авария вакытында машина йөртүче аек булган.
Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе тикшерү эшләрен башлаган.