Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Унбер яшьлек малайның аягындагы күгәргән урын яман шеш булып чыккан

Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә яшәүче малайга кискен лейкоз диагнозы куйганнар.

news_top_970_100
Унбер яшьлек малайның аягындагы күгәргән урын яман шеш булып чыккан
https://pixabay.com/

Бәләбәй шәһәрендә яшәүче Саша Бәдретдинов былтыр ноябрь аенда әтисе белән мунчага керә. Әти кеше 11 яшьлек улының аягында күгәргән урын күреп ала. Соңрак ачыкланганча, балада яман шеш булып чыга. Бу турыда Уфа.Онлайн хәбәр итте.

Хәзер баланы дәвалау өчен әтисе белән әнисе тырыша. Саша әнисе белән Израиль клиникасында дәвалана. Аңа сөяк мие күчереп утыртырга кирәк. Бу операция 15 миллион сум тора. Хәзер битараф булмаган кешеләр балага ярдәм өчен акча җыя.

Денис Бәдретдинов — Сашаның әтисе, баланың аягында күгәргән урынны мунчада күргәнен әйтә. Ул берәр шуклык аркасында гына барлыкка килгән дип уйлыйлар. Ләкин әти кеше борчыла. 2019 елның 9 ноябрендә кичке якта баланың температурасы 38,5 градуска кадәр күтәрелә. Табиб ОРВИ диагнозын куя. Антибиотиклар балага ярдәм итми, аның хәле начарлана бара. Сашаны хастаханәгә салалар һәм куркыныч диагноз турында хәбәр итәләр.

«Сезнең балада лейкоз — кан авыруы, диделәр. Тиз арада плазма салырга кирәк иде. Баланы балалар клиник хастаханәсенә күчерделәр. Шок, күз яшьләре… Гади генә күгәргән урын яман шеш булып чыкты», — дип искә ала Денис.

Уфада диагнозны раслыйлар. Сашага сөяк мие күчереп утырту, химия терапиясе кирәк була. Әти белән әни кеше бар акчаларын җыеп Израильгә барырга планлаштыра. Гыйнварда Светлана улы Саша белән чит илгә китеп бара. Анда балага дүрт тапкыр химия терапиясе курсы булган инде.

«Без Саша белән тулай торакта яшибез. Ул клиника территориясендә урнашкан. Бала үзен яхшы хис итә, Аллаһка шөкер, химиядән соң температурасы күтәрелмәде. Табиблар сүзләренчә, бу авыруның сәбәбе билгеле түгел, генетик авыру да түгел дип ышандыралар. Организмда нидер булган, сәбәбе билгесез», — дип сөйли Светлана.

Сашага сөяк мие күчереп утырту өчен донор кирәк. Бары донор гына аңа гомер бүләк итә ала. Сашаның энесе — 7 яшьлек Данил абыйсына донор булачак. Ләкин операция өчен 15 миллион чамасы акча кирәк. Бәдретдиновларга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитларны Уфа.Онлайн сайты бастырды.

«Кече улыбыз донор булу өчен тулысынча туры килә. Аннан анализлар алдылар, операция бәясе шуңа карап үзгәрергә мөмкин», — дип сөйли Светлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100