news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Унбер яшьлек малай мәктәпкә барышлый салкында өшеп үлгән

Автобуска утырып мәктәпкә дип чыгып киткән баланың мәетен икенче көнне табалар.

news_top
Унбер яшьлек малай мәктәпкә барышлый салкында өшеп үлгән
https://pixabay.com

Мәскәү өлкәсендәге Дубна шәһәрендә 11 яшьлек малай салкында өшеп үлгән. Бу турыда РБК сайты Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

«Дмитров шәһәре буенча тикшерү бүлеге 11 яшьлек малай үлү сәбәпләрен ачыклый», — дигән Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ольга Врадий.

Тикшерү белешмәсе буенча, 27 декабрьдә иртә 11 яшьлек малай автобуска утырып мәктәпкә бара. Ул тукталышта чыга һәм Дубнаны Сул як яр буе районына китә. Бала мәктәпкә дә килми, өенә дә кайтмый.

Малайның мәетен Дубнада елга буенда табалар.

Мәскәү өлкәсе прокуратурасы ачыклый керткәнчә, мәетне 28 декабрьдә Программистлар урамы тирәсендә күреп алалар.

Тикшерүчеләр мәеттә көч кулланып үтерү билгеләре тапмый. Якынча версия буенча, бала салкында өшеп үлгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар