Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Унбер яшьлек кызны көчләп үтергән кешене исеннән эзләп тапканнар

Баланы көчләү буенча җинаять эше кысаларында 7,5 мең ир-атны тикшергәннәр. Дүрт елдан соң гына баланы әтисенең дусты үтерүе ачыклана.

news_top_970_100
Унбер яшьлек кызны көчләп үтергән кешене исеннән эзләп тапканнар
https://stavropol.sledcom.ru

Ставрополь өлкәсенең Минераль сулар шәһәрендә 11 яшьлек кызны көчләү һәм вәхшиләрчә үтерү турында җинаять эшен тикшереп бетерделәр. 4 ел буена төгәлләнә алмаган эшкә ниһаять нокта куелган. Җинаятьчене исеннән эзләп тапканнар. Суд аны 21 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Бала югалу турында 2014 елның 17 октябрендә билгеле була. Әти-әнисе сүзләренчә, аларның кызы урамга уйнарга чыгып китә һәм эзсез югала. Аны волонтерлар, казаклар, полиция, биредә яшәүчеләр барысы да эзли.

Ноябрьдә баланың мәете Кума елгасында табыла. Криминалистлар балага карата физик һәм сексуаль көчләү булуын шунда ук ачыклый. Җинаять эше ачыла. Бу эш кысаларында 7,5 мең ир-атны тикшерәләр. Алар арасында моңарчы төрмәдә утырып чыкканнар да, бистә халкы да, күрше республика кешеләре дә була. Җинаятьчене кайнар эздән таба алмыйлар, тикшерү дүрт елга сузыла.

2018 елда җинаять эшендә дистәләрчә том туплана. Шул чакта гына полиция бүлегенә 36 яшьлек Владимир Шутов килә. Ул мәрхүмә кызның әтисенең дусты була. Шутов баланы үтерүен танып күрсәтмәләр бирә.

Шутов баланың әтисе белән очрашкалап, бергә салгалап йөри, кыз бала да алар тирәсендә була. Кайчакта алар Шутов өендә дә утырып эчәләр. Шуңа күрә бу гаилә Шутовны белә, аңа ышаналар.

Фаҗига булган елның октябрендә дә Шутов ышаныч белән файдалана. Әти кеше эшләре белән чыгып киткәч, ул аның кызын кеше йөрми торган урынга алып бара. Шунда ир-ат баланы көчли, аннары буып үтерә. Мәетне елгага илтеп ыргыта. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ставрополь өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җинаять эшен 2020 елның июнендә тикшереп бетерәләр. Бу вакыт эчендә Шутов гаебен танып биргән күрсәтмәләреннән баш тарта. Шулай да аның гаебен ольфактор суд экспертизасы ярдәмендә исбатлыйлар. Тикшерүчеләр җинаятьтә шикләнелүче кешенең исен бала мәетендә табылган ис белән чагыштыралар.

Шуннан соң 20 томлык җинаять эшен Ставрополь өлкә судына тапшыралар.

«Көчләү», «Көчләү гамәлләре», «Үтерү» маддәләре буенча җинаятьче 21 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ул каты режимлы колониягә озатыла. 20 ел дәвамында балалар катнашындагы эшчәнлек белән шөгыльләнү тыела, дип хәбәр иткән Ставрополь өлкә прокуратурасының матбугат хезмәте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100