news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Унбер яшьлек кыз бала спорт мәйданчыгында имгәнгән

Тренажерның бер кисәге ватылып, баланың башына бәргән.

news_top
Унбер яшьлек кыз бала спорт мәйданчыгында имгәнгән
https://pixabay.com

Иркутск шәһәрендә былтыр 1 октябрьдә спорт мәйданчыгында 11 яшьлек Ева имгәнә. Бала мәктәп яныннан узып барганда, металл тренажерларны күреп ала һәм уйнап карамакчы була. Шуларның берсенә утырып, шөгыльләнә башлагач, тренажерның бер кисәге ватылып төшә һәм баланың башына бәрә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Еваны әнисе травмпунктка алып бара. Аңа рентген ясыйлар да, өйгә кайтарып җибәрәләр. Ике көннән баланың башы авырта башлый, күңеле болгана. Шуннан соң аны хастаханәгә салалар һәм баланың баш мие селкенгән булуы ачыклана.

Табиблар сүзләренчә, Еваның баш мие эпилепсия алды халәтендә. Инде ярты ел узса да, Ева әлегә терелмәгән.

Әнисе сүзләренчә, Ева дарулар эчә, гел башы авырта, ул мәктәпкә дә йөри алмый. Ева тәүлегенә бер сәгать кенә телевизор карый һәм телефонда уйный ала.

Тренажер ватылып төшкән өчен гаепле кеше табылмаган. Хәзер әни кеше адвокат яллаган, мораль зыян өчен компенсация түләттерү артыннан йөриләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар