Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Унбер яшьлек кыз бала буран вакытында урманга чыгып качкан

Әнисе белән талашкач, кыз җылы итеп киенә, ашарга ала һәм чыгып югала.

news_top_970_100
Унбер яшьлек кыз бала буран вакытында урманга чыгып качкан
pixabay.com

Алтай өлкәсенең Панкрушихинский районындагы Луковка авылында 11 яшьлек кыз югалган. Бала буранлы көнне урманга чыгып качкан. Ул көндез мәктәптән өйгә кайткан. Аннары анасы белән низаг чыккан булуы ихтимал. Кызны кичке якта гына эзләп тапканнар. Бу вакыйга турында «Вести» каналы хәбәр итте.

Низагтан соң әни кеше хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә. Кыз исә ашарга ризык җыя, җылы итеп киенә, әтисенең итекләрен кия һәм өйдән чыгып китә. Кичкә таба гына әти-әнисе борчыла башлый. Алар бала спорт түгәрәгенә киткән дип уйлый, ләкин баланы анда күрүче булмый. Шуннан соң полициягә, коткаручыларга, авыл советына хәбәр итәләр.

Баланы полиция хезмәткәрләре, авыл халкы өч сәгать чамасы эзли. Алар авылдагы йортларны, ташландык биналарны карый. Караңгы төшә башлый, буран чыга. Авыл башлыгы югалган кызның эзләрен район үзәгенә таба бара торган юлда күреп ала.

«Буран чыкты, кар баса башлады. Эзләр күреп алдык. Ул юл кырыеннан бара. Авылдан километр ярым чамасы ераклыкта урманлык, эзләр шунда таба илтә. Караңгы иде инде. Авылга кайтып, аучыга әйттем. Ул ат җикте, мин аңа эзләрне күрсәттем. Кызны урман башында таптык. Ул хәлсезләнгән, бара да алмый. Атка утыртып, трассага алып чыктык, шунда ашыгыч ярдәм, полиция килде», — ди авыл башлыгы.

Бала имгәнмәгән, өшемәгән. Аның аяклары арыган, хәле беткән, аңын югалта язган. Шулай итеп, бәхеткә, фаҗига булмый кала, бала табыла. 

Соңрак ачыкланганча, бу кызны әлеге гаиләгә тәрбиягә алганнар. Былтыр җәй ул өйдән качып киткән булган инде, тик аны бик тиз тапканнар. Әлеге гаилә яхшылар исәбендә санала, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100