Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Унбер буынны барладык»: Базарлы Матактан Әһлиуллиннар гаиләсе шәҗәрәне ничек төзегән

Әлки районы Базарлы Матак авылыннан 5 сыйныф укучысы Данил Әһлиуллин «Минем шәҗәрәм» дигән бәйгедә, әнисе ярдәме белән үзенең 11 буынын төзеп, җиңүче булган. Данил һәм аның гаиләсе һәр кеше үзенең нәселен белергә тиеш дип саный, чөнки үткәнен белмәгән кеше киләчәге белән кызыксынмый.

news_top_970_100
«Унбер буынны барладык»: Базарлы Матактан Әһлиуллиннар гаиләсе шәҗәрәне ничек төзегән
Әһлиулиннарның шәхси архивыннан

Мәһәргә — 80, кәбенгә — 16 сум, түшәк-ястык, кара бозау…

Данилның әнисе — Гөлгенә Әһлиуллина улы белән бергә бик теләп һәм тырышып, шушы зур эшкә тотынганнар. Алар Данилның әтисе ягыннан булган ике буынны — Әһлиуллиннар белән Садриевлар нәселен энәсеннән җебенә кадәр өйрәнгәннәр. Архивларга мөрәҗәгать итеп, шәҗәрә төзеп чыкканнар.

Гөлгенә ханым бу хакта менә ниләр сөйләде:

«Шәҗәрәне өйрәнгәндә күп мәгълүмат алдык. Элек бигрәк кызык булган: теркәү китапларында, метрика кенәгәсендә бөтен нәрсә язылган. Атасы-анасы, шаһитлар күрсәтелгән, мәһәргә нәрсә бирелгәне теркәлгән. 

Менә Спас өязе Иске Камка авылының 1887 елгы метрик кенәгәсенең никахлар теркәү бүлегеннән күчермә.

Мәсәлән, Вәлиулла, кызы 18дә, кияү 26 яшендә, мәһәр 80 сум, кәбен 16 сум, түшәк-ястык, бишмәт, кара төсле бозау илән тәмам, дигәннәр. Кызык инде. Үлү турында да мәгълүматлар бар. Кайсы ютәлдән, кайсы чахотка, зияндәш дигән авырулардан үлгән.

Мәсәлән, 8 май. Бибимәлләфә Ярулла кызы. 0,5 яшендә. Зияндәш зәхмәте илә вафат, диелгән. Һәрберсе шулай язылып куелган.

Без нәсел турында ике китап яздырдык. Әни ягыннан безнең Заһретдин дигән туганыбыз концлагерьларда булган. Менә шушы китапларда лагерьларның рәсемнәре урын алган. Белгечләр фотоларны архивлардан алып, шушы китапка барысын да куйганнар. Без Бөгелмә нәшриятына мөрәҗәгать иттек. Безнең нәселгә кагылышлыларын алар кызыл ручка белән әйләндереп алганнар, кайберсенең асларына сызганнар».

Һәрбер гаиләнең үзенең нәсел тамгасы булган: кайсының көрәк, кайсының сәнәк, кайсының бер таяк, йә түгәрәк һ.б. Ул вакытта укый-яза белмәүчеләр дә күп булган, шуңа күрә кемнең нәрсә булган инде.

«Шушы шәҗәрәне төзү дәверендә үзем өчен яңалыклар ачтым. Архив белгечләре күп төрле мәгълүмат язганнар. Әнинең Үргәагар авылының тарихын, әтинең Иске Камка авылы тарихын да туплаганнар. Садриевлар һәм Әһлиуллиннар нәселен алар барлап, китап формасында ясадылар. Әтинең буыны 1712 елда туган Аитка, әнинеке 1702 елда туган Яким исемле ерак бабабызга барып тоташа. Кайберсенең туган елы билгеле, үлгән елы язылмаган, күрәсең, архивларда күрсәтелмәгәндер инде, шуңа күрә сорау куйганнар. Бик кызыклы, һәркем үзенең буыннарын, бабаларын белергә тиеш», — ди Гөлгенә Әһлиуллина.

«Чәй дә куймаучы кайнаналар бар»

Гөлгенә ханым шәҗәрә төзү мөмкинлеге булган һәр кешегә дә аны ясарга киңәш итә.

«Минем Данил бер генә бала инде, миңа Аллаһы Тәгалә бер генә бала биргән. Улым — безнең әти ягыннан унберенче буын. Кайнатама чаклы тугыз бабасы билгеле.

Без кайнаналар белән бергә торабыз. Быел әнигә дә, әтигә дә 81 яшь тулды, алар 1939 елгылар. Әтиебез гармунга бик һәвәс, әниебез дә матур җырлый. Шулай җыр-моң белән яшибез.

Әтиебез хәзер авырый, коляскада.

Без эштән кайтуга әни ашарга куя тора. Хәзер кайбер кайнана белән яшәве бик читен, чәй дә куймаучылары бар бит. Бездә алай түгел. Кеше килсә дә, әни сыйларга, кунак итәргә ярата», — дип сөйләде Гөлгенә ханым.

Данилның дәү әнисенең Әсәдулла исемле абыйсын табу Әһлиуллиннар гаиләсенә дә, архив белгечләренә дә авыррак булган.

«Безнең әнинең Әсәдулла исемле абыйсы сугышта командир булган. Менә шуны таба алмадык әле без. Әни монда Әсәдулла юк дип, бик борчылды. Белгечләргә сугышта хәбәрсез югалуын әйткән идек, тик таба алмаганнар. „Аның өчен тагын күп чалбар туздырырга, архивларда утырырга кирәк“, — диделәр безгә», — диде Гөлгенә ханым.

«Шәҗәрәне бер айда төзедем дә бетте түгел»

Гөлгенә ханым шушы зур эшкә тотынырга теләүчеләргә дә үз киңәшләрен бирде. Иң мөһиме — соңармаска, диде ул. Әби-бабайлар исән булса, алардан белгәннәрен, туганнарын сорап калырга кирәк.

«Үзем Әлки районының Алпар авылыннан. Әле минем әни 65тә генә. Ул — математика укытучысы. Ирем ягыннан шәҗәрәне ясаткач, мин шунда ук әнигә безнең буынны да язарга, тупларга куштым. Хәзер менә ул үзенең нәселен китап формасында яза башлады. Аның мәгълүматлары күбрәк, чөнки әни яшь. Әнисенең, дәү әнисенең сөйләгәннәре аның хәтерендә. Кемнеңдер дәү әнисе 95кә хәтле яши. Аларда мәгълүмат күп дигән сүз.

Әгәр әби-бабай булмаса, үзең өеңнән чыгып китә алмасаң, эшең булып, архивларда утыру мөмкинлеге тәтемәсә, белгечләргә мөрәҗәгать итү яхшы була. Үзебез дә шул юлны сайладык. Шәҗәрә — ул зур истәлек. Белгечләр безнең үзебезнең гаилә белән булган фотоларны сорадылар. Авыл, зиратларның фотоларын куйдылар. Борынгы язулы кабер ташлары фотоларын да сораганнар иде. Данилның бабасының әтисенеке бар, шуны куйдык».

Гөлгенә Әһлиуллина үзе татар теле укытучысы булган. Аңа үз буынын белмәү һич тынгылык бирмәгән. Әтисе исән чакта да аннан, туганнарыннан нәселе турында сораштырган ул.

 «Шәҗәрәне төзү өчен күп вакыт кирәк булды. Кайната белән кайнанамның 80 яшьлек юбилеена нәрсә бүләк итәргә дип уйладык. Бөтен әйбер бар, шунда Данил: «Әйдәгез, әби-бабайларны белербез, шәҗәрә бүләк итик», — диде. Шуннан соң Данилның фикерен бергәләп уйлаштык та, чыннан да, әби-бабайларыбызны белергә тиеш без дип, шәҗәрә төзергә булдык. Мәгълүматлар җыярга тотындык. Әнидән сорый башладык. Әле бит аларга белгертәсе дә килми. Данил үзенең яшьтәшләре аша мәгълүмат җыйды. Менә шул мәгълүматны туплау дәверендә, я кешесе булмый, я кайтмаган, я китмәгән, я хатны укымый, я тагын берәр нәрсә, менә шулай һәрберсенең проблема килеп чыга.

Аннары белгечләргә мөрәҗәгать иттек. Алар вакыт кысан, диделәр. Юбилей февральдә иде, ә без августта мөрәҗәгать иттек. Белгечләр Татарстан белән генә чикләнеп калмаганнар, Башкортстандагы архивларга да барганнар. Шушы шәҗәрәне иркенләп төзү өчен аларга бер ел, я булмаса, ярты ел вакыт кирәк икән. Безнең вакыт кысан булгач, тиз булды. Әгәр дә һәрбер буынны энәсеннән җебенә кадәр төзесәң, вакыт күп кирәк, шәҗәрәне бер айда төзедем дә бетте түгел.

Архивлардагы барлык мәгълүматны да фотога төшерергә рөхсәт ителми икән. Шуңа күрсә кайберсенең сыйфаты да бик үк яхшы чыкмаган, кайсы ялтырабрак чыккан. Алар ашык-пошык төшергәннәр инде», — дип аңлатты Гөлгенә ханым.

«Шәҗәрә белән бәйгедә катнаштык»

«Районның «Әлки хәбәрләре» газетасында шәҗәрә буенча конкурс күрдем. Карале, мин әйтәм, безнең бөтен эшләребез дә бар. Әйдә, улым, син катнаш, дидем. Андый зур мәгълүматлы, архив материаллары белән расланган эшләр әллә ни күп булмагач, безне җиңүче дип таптылар. Район зур, монда байлар да күп, кызыксынучылар да бардыр дидек, җиңәрбез дип уйламадык та.

Васяйчева Елена Владимировна — Әлки районының архив мөдире бу эшне Казанга да җибәрәбез дигән иде әле», — дип үзенең хис-кичерешләре белән Гөлгенә ханым уртаклашты.

Данил үзе бик сәләтле егет. Математика белән тарихны яратып укый. Бик күп түгәрәкләргә йөри, спорт белән дә кызыксына, җыр-моңга да сәләтле. 

«Данил балалар иҗат үзәгенә йөри. Агачтан кисеп ясарга, баянда уйнарга өйрәнә, башта бер ел гармунга йөрде. Хәзер менә гитара сорый, мине гитарага йөртегез, ди. Спорт өлкәсенә килгәндә, турникта төрле күнегүләр ясап әйләнә. Футбол белән бик кызыксына. Бассейнга да йөрдек. Беренче класста каратэга йөреп алды.

Үзе бик оялчан, чөнки әтисе дә, мин дә балачакта бик оялчан булганбыз. Бәхете-тәүфыйгы булсын. Һәрбер бала тәүфыйклы, иманлы, шәфкать-миһербанлы булсын. Әти-әнисенә карата ярдәмчел булсын иде.

Үзем кибеттә эшлим, анда балаларның әти-әниләренә карата хәзер бик дорфа булуы нык күренә. Менә андый булмасыннар иде балаларыбыз, тәүфыйк, иман белән үссеннәр иде дип телим. Данил намаз укый, иртәнгегә тора алмый, калган дүртесен укый. «Улым, әтиеңә дә әйт әле, әтиең дә бассын намазга», — дим», - ди Гөлгенә апа.

«Тормыш юрган уңаена гына бармый»

«Безнең шәҗәрәбез — зур байлык. Менә шушы байлыкны дәвам итәргә кирәк хәзер. Табылмаган туганнарны тапсак, бик әйбәт булыр иде. Үткәнеңне, әби-бабаларыңны белеп яшәү яхшы. Үткәнен белмәгән кеше киләчәге белән дә кызыксынмый бит аннары.

Аннары, дәү әти, дәү әни белән яшәгән бала барыбер бүтән төрле. Бездә яклау дигән әйбер юк, безнең әни, киресенчә, баланы орышыгыз, ди. Кайберләр: «Тотынма, тотынма балама", - дип ябышалар бит.

Без үзебез дә дәү әни, дәү әти белән үстек. Безнең әни дә 29 ел кайнана белән яшәде, аның мәшәкате дә бардыр инде, төрле чагың була. Юрган уңаена гына бармый бит инде тормыш», — дип сөйләде Гөлгенә ханым.

«Минемчә, кеше үзенең борынгы бабаларын белергә тиеш, чөнки үз туганнарыңны белү бик мөһим. Без белгечләр белән архивлардан тырышып эзләдек. Җавап табылмаган сораулар да калды», — ди Данил.

Шәҗәрә төзүчеләрнең эш алымнары

Бу уңайдан белгечләрнең фикерен дә ишетәсе килде. Дәүләт архивының генеологик сорауларны үтәү бүлеге баш архивчысы Роза Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, кешенең туган елын табу өчен генә дә күп көч түгәргә кирәк.

«Мин татарларның да, русларның да шәҗәрәсен төзим. Татарларныкы иске татар язуында, гарәп графикасында, ә русларныкы рус хәрефе белән кириллицада язылган була, аларның хәрефләрендә үзенчәлекләре бар. Шул документлар белән эшлибез.

Башта безгә запрос килә. Мәсәлән, фәлән кешене табыгыз дип. Ә документлар бездә 1922 елга кадәр, ул елдан югарылары ЗАГСларда саклана. Күбрәк метрикалар бездә 1865 елдан кергән, ә аңа кадәр алар барысы да Уфада. Башта метрикадан шул кешенең тууы турында эзлибез.

Мәсәлән, Габдулланы сорыйлар. Габдулла Нәҗметдин угълы 1896 елда туган. Шул кешенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган елы якынча булса да ярый, ә туган авылын төгәл күрсәтергә кирәк, чөнки без документларны китаплардан карыйбыз. Һәрбер документны алып эзлибез, шуңа күрә туган урыны төгәл булмаса, без инде аны башка җирдән таба алмыйбыз. Мәсәлән, Агайбаш авылы. Ул Лаеш өязенә керә. Ул вакытта өязләргә, губерналарга бүленгән территорияләр, шул авылның кайсы территориягә кергәнен билгелибез», — диде Роза ханым.

Архивчы сөйләве буенча, Казандагы милли архивта Казан губернасы тулысынча саклана, шулай ук анда Минзәлә өязе Уфа губернасына, Бөгелмә өязе Самара губернасына, Буа өязе Сембер губернасына, Сембер өязе Сембер губернасына караган документлар да бар.

«Шәҗәрәләр вакыт ягыннан төрлечә төзелә. Тиз табылучылар, озаклап эзләргә туры килгән кешеләр бар. Тагын бер үзенчәлек никахын эзләгәндә була. Никах һәрвакыт кыз ягыннан укылган. Әгәр дә кыз башка авылдан булса, бу авылдан без аның никахын таба алмыйбыз. Анда кызның әти-әнисенең, бабасының исеме бирелергә мөмкин. Мәсәлән, Бибиҗамал Хөснетдин Нәзметдин угълының кызы дип инде. Булырга мөмкин фамилиясе дә. Ул инде бик яхшы мәгълүмат. Шунда өйләнешкән вакытта кызга ничә яшь икәне дә язылган була. Аннан соң егетнең әтисенең, бабасының исеме бирелә, фамилиясе дә булырга мөмкин. Аның ничә яшьтә икәне дә языла. Шулай итеп, никахның ничәнче елда булганын табабыз.

Аннары, бездә 1934-1950 еллар ревизиясе тулысынча саклана. Әгәр Казаннан таба алмасак, кая мөрәҗәгать итәргә кирәк дисәләр, шунда хатлар язабыз. Күбрәк Уфага, Мәскәүгә язабыз. Хәзерге Сарман, Актаныш, Тукай, Минзәлә районнары - алар барысы да Уфа губерниясе. Ә инде Бөгелмә, Баулы, Чирмешәннәр - Бөгелмә уезды.

Безгә бер запрос килә һәм шул запрос буенча бер генә кеше эшли. План буенча атнага 10 запрос ябылырга тиеш. Анда бер генә факт сорарга да мөмкиннәр. Мәсәлән, я туу, я никах турында мәгълүматлар.

Кемдер кабер ташы өчен мәгълүмат эзли, кемдер үзара нәрсәдер бүлешә, аларга бабаларының исемнәрен белергә кирәк була. Хәзер бит сугышта катнашканнарга акча бирәләр дигән сүз чыккан иде. Шуларны эзли башладылар. Бездән бер факт алу, мәсәлән, туу, үлем, никах, я аерылышу турындагы факт 770 сум тора. Ә ревизия буенча мәгълүмат 1540 сум тора. Анда гаилә башлыгы, хатыны, балалары, аларның яшьләре билгеләнә», — дип сөйләде Роза ханым.

Журналист Дамир Шәйхетдинов та шәҗәрәләр төзү белән шөгыльләнә. Ул да үзенең фикерләре белән уртаклашты.

«Барлык мәгълүматны архив чыганаклары буенча эзлим. Һәр нәсел төрлечә үрчи: ир балалар күбрәк туса, шәҗәрәдә балалар күбрәк була. Архивтагы барлык чыганакларны өйрәнгәч, ул агач, схема рәвешендә туплана. Һәрбер исем, факт документ белән раслана. Татарстан, Башкортстан, Киров, Ижау, Самара, Мәскәү архивлары ярдәмендә шәҗәрә төзелә.

Вакытка килгәндә, төрлечә була. Кайвакыт әллә ничә айлар кирәк, кайчак җайлы гына төзелергә дә мөмкин. Кайвакытта мәгълүмат архивлардан табылмый, ул чакта башка фондларга, чыганакларга мөрәҗәгать итәм. Мәсәлән, ЗАГС, авылда сакланган риваятьләр, кабер ташларны, авыл советы алып барган хуҗалык кенәгәләре һ.б. ярдәм итә. Шулай итеп, очына чыгабыз», — диде Дамир Шәйхетдинов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100