Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уналты яшьлек кыз паркта өшеп һәлак булган

Үсмерләр мунча алачыгында бер малайның туган көнен бәйрәм итәргә җыелган.

news_top_970_100
Уналты яшьлек кыз паркта өшеп һәлак булган
https://pixabay.com/

Свердловск өлкәсенең Белоярск бистәсендә 16 яшьлек кыз бала мәетен тапканнар. Аның өстендә җылы киеме дә булмаган. Өлкә буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, үсмер кыз өшеп үлгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Свердловск өлкәсе буенча полиция матбугат үзәге башлыгы Валерий Горелых сүзләренчә, мәрхүмә кыз бакча йортында бер дустының туган көнендә була.

Кызны әтисе һәм әтисенең бергә яши торган хатыны тәрбияли, үз әнисе 2000 еллар башында автоһәлакәттә үлә. Гаилә бер төрле хисапта да тормаган.

Үләр алдыннан бала туган көндә була. Бәйрәмгә бары тик танышлар гына җыелыша, чит кешеләр булмый. Алар өченче гыйнварда кич белән бер малайның бакча йортына килә. Малай шунда туган көнен уздыра. Бәйрәм табыны йортта түгел, мунча алачыгында була.

Бераздан кыз әтисенең бергә яши торган хатыны белән очрашырга барып киләм дип әйтә. Ул үги анасына өй ачкычлары бирергә тиеш була.

Кыз парк аша гына өенә таба китә. Соңрак тикшерүчеләр биредә бары тик бер кеше — мәрхүмәнең эзләрен генә таба. Кыз берничә тапкыр егылган, егылу эзләре дә табылган.

Кызның мәетен 4 гыйнварда тапканнар. Бер версия буенча, кыз бала караңгыда адашкан булуы ихтимал. Бала алкоголь кулланмаганмы икәнен экспертлар ачыклый.

Кыз туган көнгә барасын әтисенең хатынына әйтеп китә. Ләкин ул дус кызының туган көне дип алдый. Ни сәбәпледер ул малай кеше туган көненә баруын әйтми.

Туган көн булган урын янындарак мәрхүмә кызның әбисе дә яши. Шуңа күрә әтисе кызын әбиләрендә генә кунарга калган дип уйлый.

Хәзер кызның үлеме сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Экспертлар аның тәнендә бернинди дә травмалар тапмаган, аның әйберләрен дә урламаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100