«Уналты ел юкка түгел» — Алинә Сафиуллинага мактаулы исем бирелгән
Җырчы бик сөенечле хәбәр белән уртаклашкан.

Җырчы Алинә Сафиуллинага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән. Ул инстаграм сәхифәсендә укучылары белән сөенечен уртаклашкан.
«Бик матур хәбәр килеп иреште. Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде дип шалтыраттылар. Мин бик бәхетле, шат. Әле кулыма алмадым, кабат яңадан күрсәтермен. Телефоным тынып тормый. Рәхмәт мине яраткан, минем иҗатымны хөрмәт иткән кешеләргә. Димәк, уналты ел юкка түгел» — дигән ул.
«Әни, кулга алгач, авылга кайтарып куям», — дип тә язган ул, әнисенә мөрәҗәгать итеп.