Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ун яшьлек малай тюбингта шуганда кар астында калган һәм комага киткән

news_top_970_100
Ун яшьлек малай тюбингта шуганда кар астында калган һәм комага киткән
"Татар-информ" архивы

Кузбассның Анжеро-Судженский шәһәр округында 10 яшьлек малай тюбингта шуганда имгәнгән һәм комага киткән. Ул абыйсы белән тау шуарга барган һәм кар астында калган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Бала Рудничный бистәсендә яши. 2 гыйнвар иртәсендә ул олы абыйсы белән тау шуарга китә. Абый кеше балигъ булган яшьтә. Алар Антонов рудниклары – эшли торган предприятие янындагы тауларда тюбингта шуа. Бала 30 метрлы биеклектә аска таба шуып төшеп китә, аның артыннан таудагы кар массасы да шуып төшә башлый. Малай тау итәгенә төшеп җиткәндә генә аны кар ташкыны куып җитә, сөйрәп алып бара, бала ташларга бәрелгән булуы ихтимал.

Абый кеше имгәнми, ул энесен кар астыннан казып ала, баланың хәрәкәтләнмәвен күргәч, «ашыгыч ярдәм» чакыра. Табиблар ачыклаганча, бала исән, ләкин аның башы җитди имгәнгән, һәм ул комага киткән.

Имгәнгән баланы санавиация белән өлкә үзәгенә алып китәләр. Хәзер ул реанимациядә, ИВЛга тоташтырылган, аның хәле катлаулы, дип бәяләнә.

Абыйлы-энеле туганнар тау сәнәгате объектына ничек кергәнен хокук саклаучылар ачыклый. Прокуратура тикшерү башлаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100