Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ун яшьлек кыз кияүгә чыккан һәм туйдан соң үлгән

news_top_970_100
Ун яшьлек кыз кияүгә чыккан һәм туйдан соң үлгән
Салават Камалетдинов фотосы

АКШта 10 яшьлек кыз бала кияүгә чыккан һәм туйдан соң лейкемиядән үлгән. Бу турыда Америка басмасына сылтама белән «МК» хәбәр итте.

Төньяк Каролинада 10 яшьлек кыз иң яхшы дустына кияүгә чыккан. Туйдан соң 12 көн узгач, кәләш лейкемия авыруыннан вафат булган.

Эмма Эдвардс исемле кыз авыру белән озак көрәшә. Ул Дэниел исемле малай белән дуслашып йөри. Алар үскәч өйләнешергә хыяллана, аннары өч бала үстерергә җыеналар. Ләкин, кызганычка каршы, июнь азагында табиблар кызның әти-әнисенә кайгылы хәбәр җиткерә – кызны коткарып булмаячак.

Шуннан соң Эмманың әти-әнисе кызның хыялын чынга ашырырга була. Алар Дэниел белән туй ясый. Тантана кызның әбисе өендә була. Эмманы әтисе алтарь янына алып килә, бала үзе бик хәлсез була инде. Туйда 100 кеше кунак була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100