Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Апасыннан шикләнәләр»: 10 яшьлек кызны пычак белән кискәләп, тәнен пешереп үтергәннәр

news_top_970_100
«Апасыннан шикләнәләр»: 10 яшьлек кызны пычак белән кискәләп, тәнен пешереп үтергәннәр
https://saratov.sledcom.ru/

Россия Тикшерү комитетының Саратов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе 10 яшьлек кыз баланың үлеме сәбәпләрен ачыклый.

Ведомство хәбәр иткәнчә, балигъ булмаган баланың мәете 13 октябрьдә ул яши торган фатирда табыла. Бу турыда «Вести» каналы яза.

10 яшьлек кызның яраланган мәетен кичке җиделәр тирәсендә әти-әнисе таба. Баланың гәүдәсендә киселгән яралар, пешкән урыннар була. Урынга килгән табиблар баланың үлемен раслый.

Җинаять эше ачылган.

Соңрак Тикшерү идарәсе, 10 яшьлек кыз баланы үтерүдә шикләнеп, 14 яшьлек үсмер кызны тоткарлау турында хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 13 октябрьдә 18 сәг 30 минутта әни кеше эштән кайта һәм фатирда 10 яшьлек кызының мәетен таба. Ул полициягә хәбәр итә.

Тикшерү эшләре барышында җинаятьтә шикләнелүче шәхесе билгеләнә. Ул мәрхүмә кызның 14 яшьлек апасы була. Үсмерне тоткарлыйлар. Хәзер аның белән тикшерү гамәлләре башкарыла, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100