news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ун яшьлек малай балык тотканда, боз астына китеп, батып үлгән

Башкортстанда ун яшьлек малай фаҗигале рәвештә , балык тотканда, боз астына киткән һәм батып үлгән.

news_top
Ун яшьлек малай балык тотканда, боз астына китеп, батып үлгән
15 мартта ун яшьлек малай, кышкы балык тоту вакытында, боз астына төшеп киткән һәм үлгән дип, "Башинформ" хәбәр итте. Агентлыкка фаҗига турында Тикшерү комитетында  сөйләгәннәр.

4 сыйныф укучылары елгага балык тотарга килгән. Берсе су буена ятьмә белән төшеп киткән, икенчесе яр буенда басып калган. Яр буендагы малай беразга гына читкә китеп торган. Кире әйләнеп килгәч, иптәшен башы белән суга капланган килеш күреп алган. Авылдан ярдәм чакырып алып килгәндә, судагы бала үлгән булган инде.

Ярдәмгә килеп җиткән кешеләр судан ун яшьлек малайның мәетен алганнар. Баланың яхшы гаиләдән булуы билгеле. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар