news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ун яшьлек кыз парковкадагы машиналарны кырып йөрәк рәсеме ясап чыккан

Бала автомобильләрне бизәгән мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп торган.

news_top
Ун яшьлек кыз парковкадагы машиналарны кырып йөрәк рәсеме ясап чыккан

Краснодар шәһәрендә ун яшьләр чамасындагы кыз бала парковкада унбишләп машинаның буявын кырып, йөрәк рәсеме ясап чыккан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Автомобиль хуҗалары кузовтагы рәсемнәрне күреп, бик ачуланган. Алар күзәтү камераларындагы язманы тикшергән. Кадрларда нәни кызның машиналарга рәсем ясап йөрүе күренә.

Социаль челтәр кулланучылар сүзләренчә, баланы тапканнар, аның әти-әнисенә карата күмәк шикаять белдерергә җыеналар. Ләкин әлегә бу мәгълүмат расланмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар