news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ун яшьлек кыз баланы вәхшиләрчә үтергәннәр

Баланы  үтерүдә шикләнелгән 34 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар.

news_top
Ун яшьлек кыз баланы вәхшиләрчә үтергәннәр

30 сентябрьдә Томск өлкәсендә 10 яшьлек кыз өеннән чыгып киткән һәм кире кайтмаган. Баланың әбисе хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Томск өлкәсе буенча Тикшерү комитетында "үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачканнар. Бу турыда комитетның  матбугат хезмәте хәбәр итте.

РЕН ТВ каналы тикшерү барышыннан кадрларны күрсәтте.

Оператив хезмәткәрләр бер тәүлек эчендә баланың мәетен тапкан. Кызны вәхшиләрчә үтергәннәр һәм мәетен Нарга авылы янындагы урманда күмеп калдырганнар.

Баланы үтерүдә шикләнелгән 34 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Ул шушы төбәк кешесе. Хәзерге вакытта аның белән оператив гамәлләр башкарыла. Аны балага карата вәхшиләрчә җинаять кылуда гаеплиләр.

Бу ир-ат тагын башка җинаятьләр дә кылмады микән дип шикләнәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар