news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ун яшьлек баланың «җеннәрен» сарымсак белән куарга маташкан әти-әнине опека тикшерә

Әтисе баланың кулларын каерып, кысып тотып тора, бала төрле тавышлар чыгарып ыңгыраша.

news_top
Ун яшьлек баланың «җеннәрен» сарымсак белән куарга маташкан әти-әнине опека тикшерә
https://pixabay.com

Волгоград өлкәсендә 10 яшьлек малайны әти-әнисе сарымсак һәм изге су ярдәмендә «тәрбияләп» маташа. Әлеге кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Видеода баланың кулларын аркасына каерып тотып торучы ир-ат сурәтләгән. Малай бик каты итеп кычкыра, ыңгыраша. Баланы берничә тапкыр диванга башы белән куеп алалар, бу очракта малай тончыгуы да ихтимал, диелә бу хәбәрдә.

Баланы «тәрбияләү» мизгелен видеога төшереп торучы хатын малайның «җеннәрен куып чыгару өчен» сарымсак чистартырга һәм баланы монастырьга җибәрергә тәкъдим итә.

Бүлмәдә тагын бер нәни бала һәм олы хатын булуы күренә.

«Әлеге видео таралганнан соң, опека органнары тикшерү оештырды», — дип хәбәр итте РИА Новости агентлыгы.

Волгоград өлкәсенең Гусевское авылы администрациясе белешмәсе буенча, бу гаилә авылга берничә ел элек кенә килеп яши башлаган. 2019 елдан бирле гаилә балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссиядә хисапта тора. Бу вакытта бала мәктәп ашханәсендә башка бер малайның телефонын тапкан, олыларга әйтмәгән һәм телефонны хуҗасына кайтармаган. Шуннан соң аны комиссиягә хисапка куйганнар. Бу вакытта опека хезмәткәрләре баланың өенә барган. Алар килгәндә бала адекват, дустанә мөнәсәбәттә була. Ул үзенә һәм нәни сеңлесенә карата көч куллану турында әйтми, гаиләдә җылы мөнәсәбәтләр булуын әйтә.

Хәзер сарымсак, изге су, хач ярдәмендә «җеннәр куып чыгару» мизгеле төшерелгән видео таралганнан соң, эшкә табиб-психиатр җәлеп иткәннәр. Малайга клиникага юллама бирелгән.

Социаль педагог сүзләренчә, малай мәктәптә үзен яхшы тота, сыйныфташлары белән дус, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар